Җәмгыять
24 Марта , 05:48

Тависларны матурлык өчен үрчетә

Һәр кешенең үз шөгыле була. Борай авылында яшәүче Алсу Заһированың да үзенчәлекле шөгыле бар. Менә алты ел инде ул ихатасында тавис (павлин) үрчетә. Йорт хуҗасы тависларны бары тик матурлык өчен генә асрый.

Тависларны матурлык өчен үрчетәТависларны матурлык өчен үрчетә
Тависларны матурлык өчен үрчетә

Безнең районда бу кошларны үрчетүчеләр сирәк. Чөнки алар бик җылы яратучы кошлар, шуңа күрә аларны тәрбияләү өчен махсус асрау урыны булдыру кирәк. Интернетта да аларны тәрбияләү турында мәгълүмат ул кадәр күп түгел икән. Йорт хуҗасына күпчелек үз тәҗрибәсенә таянырга туры килә. Кошчылык тармагында үзен сынаган хуҗабикә ихатасында тавислардан тыш төрле токымлы тавыклар да асрый.
– Тависларны мин матурлык өчен үрчетәм. Кош-корт яратуым минем кошчылык тармагында күп кенә тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Хезмәт юлымның күпчелек чорын Бөре шәһәрендәге “Чернов” кошчылык фабрикасында үткәрдем. Шунлыктан кошлар үрчетүдә ярыйсы гына тәҗрибәм дә бар. Тависларны асрауда сатып алган хуҗалары белән киңәшләшеп торам һәм интернет челтәрләре аша да мәгълүматка ия булдым. Тормыш иптәшем Илфат минем кошчылык белән мавыгуымны күргәч, инкубатор алып бирде. Тависларның да чебиләрен шунда чыгарам. Бүгенге көндә минем шәхси хуҗалыгымда 20 башка якын тавис бар. Кышны әйбәт кичерәләр, иң мөһиме – туклану балансланган булсын. Экзотик кошлар ризыкта бик таләпчән түгел – ашлык һәм комбикорм белән туклана, җәен витаминнарны бакчаны утаганнан соң калган үләннәрдән алалар, ә кышын исә кибет витаминнары белән тукландырабыз, – дип сөйли Алсу Тәхави кызы үзенең шөгыле турында.
Тавислар яхшы очалар. Шуңа Алсу аларны теплицада асрый. Хуҗасы алар өчен барлык климат шартларын да тудыра, кирәк икән, хәтта җылыткычлар да куя. Һинд тавислары янына ак тавислар да алган. Алары да матурлык өчен генә. Тависларның матурлыгы үзе бер могҗиза. Бигрәк тә аларның койрыгы салават күперен хәтерләтә.
Алсу Заһирова сөйләвенчә, август азагына ук тавислар матур койрыгы белән аерылыша икән. Бу июльнең икенче яртысында никах вакыты тәмамлануына бәйле.
– Хобби буларак асраган кошларны яраттым. Минем мавыгуым мәшәкатьле булса да, күп игътибарны һәм хезмәтне таләп итсә дә, канатлыларым арасында мин көндәлек ыгы-зыгыдан ял итәм. Алар арасында булам да, үземне яхшырак, тынычрак хис итәм, – ди Алсу.

Тависларны матурлык өчен үрчетә
Тависларны матурлык өчен үрчетә
Тависларны матурлык өчен үрчетә
Тависларны матурлык өчен үрчетә
Тависларны матурлык өчен үрчетә
Автор:Гөлназ Хуҗина
Читайте нас