Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март , 14:07

Борайда "Район Коръән укучылары конкурсы" узды

21 март көнне Борай авылының «Тарихи» мәчетендә 3–14 яшьлек кызлар һәм малайлар (аерым) арасында «Район Коръән укучылары конкурсы» узды.

Борайда "Район Коръән укучылары конкурсы" узды
Борайда "Район Коръән укучылары конкурсы" узды

Бәйге дүрт категория буенча оештырылды. Ярышта 50гә якын бала катнашып, үз осталыкларын күрсәтте.
Җиңүчеләр кыйммәтле һәм файдалы бүләкләр белән бүләкләнде, ә барлык яшь кунакларга да татлы пакетлар тапшырылды.
Чара күтәренке рухта, җылы чәй өстәле янында тәмамланды.
Барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт! Аллаһы Тәгалә бу изге гамәлне кабул итеп, һәркемгә савабын арттырып бирсен! 🤲
Изге эшкә өлеш керткән спонсорларыбызга аерым рәхмәт: магазин «Нур», «Орион», «АвтоМаркет», «Борай фермеры», «Бәхетле».
Чараны оештыручы — Башкортостан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Борай районы мөхтәсибәте.

Борайда "Район Коръән укучылары конкурсы" узды
Борайда "Район Коръән укучылары конкурсы" узды
Борайда "Район Коръән укучылары конкурсы" узды
Борайда "Район Коръән укучылары конкурсы" узды
Борайда "Район Коръән укучылары конкурсы" узды
Автор:
Читайте нас