“Октябрьнең 50 еллыгы якынаю көннәрендә үткәннәргә күз салып, тарих сабакларын һәм хәтер дәфтәрләрен актарганда, Таңатар башлангыч мәктәбендә 1936 елларда кыю, басынкы табигатьле, яшь кенә бер кызның укытучы булып эшләве турында ихтирам белән искә алалар.
Ул – Тәскирә Зөбәерова. 1936нчы елда, Бөре татар педагогия техникумын тәмамлагач, хезмәт юлының беренче адымнарын Таңатарда башлап җибәргән. Аның тормыш юлы да, башкаларныкы шикелле, гади.
1937–1942 елларда Каразирек җидееллык мәктәбендә татар теле укытучысы һәм уку-укыту эшләре мөдире булып та, Борай район мәгариф бүлегенең мәктәпләр инспекторы булып та эшләгән. 1942–1943 елларда аны яңадан Таңатарга җидееллык мәктәп директоры итеп җибәрәләр.
Бу елларда авыр сугыш барды. Авыр йөк карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына калды. Шул вакытта Тәскирә апаны башлангыч партия оешмасы секретаре итеп тәкъдим иттеләр. Райком кушканга каршы килмәде ул, ризалашты, беренче көннәрдән үк эшкә чумды. Ул партия эшенә, комсомол эшенә җитәкчелек итүне үзенең көндәлек эше итеп куйды. Ашыгыч һәм күмәк көч таләп ителә торган эшләрне комсомолец-яшьләргә таянып эшләде ул. Аңа бу елларда партия оешмасы секретаре да, ялкынлы пропагандист һәм укытучы буларак та халыкны күп кенә иҗади эшләргә оештырырга туры килде.
Бер төркем комсомолецларны җыеп:
– Иптәшләр, мәктәп салкын, ягарга кирәк, утын юк, эшче куллар җитешми, коллективта нибары берничә генә хатын-кыз. Әйдәгез, мәктәпкә утын хәзерләү буенча удар бишкөнлек игълан итеп, эшкә башлыйбыз, – диде ул аларга мөрәҗәгать итеп.
Комсорг Тәрҗемә Вәсбиева җитәк-челегендә комсомол-яшьләр 5 көн эчендә мәктәп ихатасын кышлык утын белән тутырдылар.
Тормыш тәҗрибәсе туплаган, эшлекле коммунист Тәскирә Зөбәерова ул елларда КПССның Борай райкомы оештыру бүлеге инструкторы булып та, район партия комитетының парткабинет мөдире булып та эшләде.
Ватан сугышы тәмамлану белән ул тагын үзенең яраткан укытучылык эшенә кайтты. Аны – үз укучыларының күңеленә белем нуры өстәргә омтылучы укытучыны – сөекле профессиясе үзенә тартты.
Тәскирә апа 1946 елдан башлап хә-зерге көнгә кадәр өзлексез рәвештә үсеп килүче яшь буынга аң-белем һәм коммунистик тәрбия бирүдә алмый-талмый эшли. Тырышып, хезмәттән тәм һәм ямь табып яшәүче коммунист педагог буларак, ул күпләргә үрнәк. Аның дәресләре һәрвакыт яңа дөнья ача, тормышка якынайта. Чөнки аның иңендә 30 еллык педагогик хезмәт тәҗрибәсе.
Тәскирә апа – дүрт бала анасы да. Ул балаларында үз профессиясенә карата мәхәббәт тәрбияли алган. Аның улы югары белемле математик, кызы – Уфа дәүләт университеты студенты.”
Бәхетебезгә, Тәскирә Зөбәерованың гомер юлы турында белүчеләрне таба алдык. Әлеге вакытта героебызның улы белән кызы Уфа шәһәрендә яшиләр. Кызы Зөһрә Разетдинова (Камалова) белән элемтәгә чыгып, Тәскирә апаның тормыш юлы турында белештек.
– Әни турында “Алга” гәзитендә 1966 елны чыккан мәкалә исемдә минем. Ул аның 50 яшенә багышланып язылган иде. Әни гомерен балалар тәрбияләү, укытуга багышлады. Бик тырыш, ачык иде ул. Шушы язмада барлык сүзләр дә әнинең тормыш юлын, эчке торышын ачып бирә.
Зөһрә апа Тәскирә Зөбәерованың фотолары белән дә уртаклашты.
Тәскирә Зөбәерова гаиләсе белән.
Фото Зөһрә Разетдинованың шәхси архивыннан