

Ярышларда Хәтмуллиннар, Галиев-лар, Русламхановлар, Хәкимовлар гаиләләре катнашты. Командалар төрле бәйгеләрдә көч сынашып, яхшы физик әзерлек күрсәттеләр. Конкурслар арасындагы тәнәфесләрдә, катнашучылар бераз ял итсен өчен, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр биюләр һәм җырлар белән чыгыш ясадылар. Соңыннан жюри йомгак ясады һәм нәтиҗәләрне игълан итте. Гран-при – Хәтмуллиннар гаиләсендә (өченче санлы балалар бакчасы), 1 урынны Хәкимовлар (икенче санлы балалар бакчасы) яулады, 2 урында – Русламхановлар гаиләсе (бишенче санлы балалар бакчасы), 3 урынга Галиевлар гаиләсе (беренче санлы балалар бакчасы) чыкты. Алар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.