“Мәгъдән исемендәге колхозның А.Домрачев иптәш җитәкчелек иткән товарлыклы-сөтчелек фермасына баргач, анда алдынгы савучы – район Советы депутаты Газимә Шәрәпова белән очраша алмадык. “Бүген район Советына чакырып алдылар, аннан кичсез кайтмас”, – диделәр.
Шулай да ферма мөдиреннән аның эше турында сорашмый булдыра алмадым. Ул, уйчан күзләрен бер ноктага текәп, азрак карап торды да, ашыкмыйча гына сөйли башлады:
– Алдынгы савучы Газимә Шәрәпованың эше кызыксындыра дисез инде? Безнең иң уңган терлекче ул. Башта ар-тельнең дуңгызчылык фермасында эшләде, күз алдыбызда үсте, моннан 8 ел элек сыер савучы булып бирегә килде. Тырышып, инициатива белән эшли.
Ферма мөдире, утырган җиреннән җәһәт кенә күтәрелеп, өстәл тартмасыннан ферманың күрсәткечләре турында конкрет саннар язылган кенәгәсен тартып чы-гарды.
– Фермада 290 баш савым сыер бар. Якындагы елларда аларның санын 500 башка җиткерергә, 1970 елда һәр сыердан кимендә 2 мең 300 килограмм сөт алырга исәп тотабыз, – диде.
Колхоздагы беренче санлы товарлыклы-сөтчелек фермасының киләчәге турында мөдир әнә шулай горурлык белән сөйли. Продуктлыкны арттыру ягы, анысы инде, терлекчеләрдән тора. Рационны төгәл саклау, сыерларны яхшы тәр-бияләү нәтиҗәсендә ферма буенча былтыр һәр сыердан 2 мең 296 килограмм сөт савып алынган. Ә савучы иптәш Г.Шәрәпова бу санны 2 мең 916, З.Фәрхетдинова, З.Гыйләҗева, Н.Гыйльмет-динова иптәшләр 2.743 килограммга җиткереп, йөкләмәләрен арттырып үтәгәннәр.
Артель дәүләткә сөт сатуның бишьеллык планын күптән үтәгән иде. Савучылардан башка тер-лекчеләр дә калышмыйлар. 1959 ел йомгаклары буенча КПСС райкомының һәм район Советы башкарма комитетының күчмә Кызыл Байрагы мәгъдәнлеләргә бирелде. Бу уңышларны яулауда иптәш Г.Шәрәпованың да өлеше бар.”