“Җир башына җиткəч Рəхимҗан тракторын сүндерде. Кабинадан чыгып, гусеницага басты да, тирə якка күз ташлады. Күрче син бүгенге төннең матурлыгын! Тулган ай тонык яктылыгын сибеп, акрын гына йөзə. Чиксез киң басуларда моторлар тавышы ишетелə. Тракторлар туңга сөрəлəр. Менə бу калкулыктан аларның ничəү икəнен санавы бик җиңел: барлык фаралар санын икегə генə бүлəсе.
Рəхимҗан, эшен бетереп, кайтырга җыенды. Бүгенгə җитеп торыр, əзрəк ял итəргə кирəк, югыйсə, иртə белəн тагын да килəсе бар.
Рəхимҗан Нуретдинов менə бер ай инде туган авылында. Ə көзге кыр эшлəре чорында биредə Рəхимҗан кебек уңган егетлəр бик кирəк. Чөнки техника күп, ə эшче куллар җитешми.
– Əгəр дə рөхсəт итсəгез, мин төнлə дə эшлəячəкмен, – диде ул бригадирга. Бригадир егетнең телəген хуплады.
– Ансы инде синең намуста, – диде ул, Рəхимҗанның аркасыннан кагып, – тəүлек буе эшлəтергə безнең хокукыбыз юк. Əгəр телисең икəн, тракторыңны сүндереп, телəсə нинди вакытта кайтып китə аласың, үзең кара.
Мондый намуслы хезмəткə бу егетне нəрсə этəрде соң?
Рəхимҗан авыл егете, “Искра” авыл хуҗалыгы артеленең Бигəнəй авылында туган. Кечкенə чагыннан ук туганнарына ярдəмлəшеп үсə. Чалкак урта мəктəбен тəмамлагач та колхозда эшли. Комсомолга керə, җəмəгать эшлəрендə актив катнаша. Бер үк вакытта үзенең белемен күтəрү турында да кайгырта. 1963 елда колхоз правлениесе аңа югару уку йортына керергə мөмкинлек бирə.
Ниһаять, егетнең күптəнге хыялы тормышка аша. Ул Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының студенты. Ə быел инде ул IV курста. Лəкин туган җиренə гашыйк булган, хезмəткə сусаган егет, аз гына вакытка кайткач та эшсез тора алмый.
Тиздəн иптəш Нуретдинов, үзенең туган колхозында изге бурычын үтəп, Уфага – институтка китəр. Анда аны кояшта янып каралган иптəшлəре сырып алырлар. Барысы да колхоздагы эшлəр белəн кызыксынырлар. Рəхимҗан аларга туган якларының шифалы һавасы бик яхшы булуы, анда яңа бишьеллыкның беренче елында мул уңыш үстерелүе, артельдə туңга сөрүне срогыннан алда төгəллəүгə үзенең лаеклы өлешен кертүе – һəммəсе турында да җентеклəп сөйлəп бирер.”