Җәмгыять
11 март , 05:30

Үткәнебезгә – ихтирам, киләчәккә – күпер

Күптән түгел Борай авылы клубында илдә Русия халыклары бердәмлеге, республикада Зур һәм тату гаилә елларына багышланган “Халкым йолалары – күңел көзгесе” дип аталган милли мәдәниятләр һәм фольклор конкурс-фестивале узды.

Үткәнебезгә – ихтирам, киләчәккә – күперҮткәнебезгә – ихтирам, киләчәккә – күпер
Үткәнебезгә – ихтирам, киләчәккә – күпер

Районыбызда төрле милләт вәкилләре үзара тату яши. Әлеге бәйге дә Борай районында яшәүче төрле милләт вәкилләрен берләштереп, күптөрле мәдә-ниятләрнең, гореф-гадәтләрнең һәм талантларның чын бәйрәм тантанасына әверелеп, җылы һәм дуслык атмосферасында узды.
Чарада 27 фольклор коллективы катнашып, алар һәркайсы халык иҗатының байлыгын күрсәтүче уникаль номерлар тәкъдим итеп, милли бәйрәмнәрдә үз халкына гына хас булган йолаларны күрсәтеп, бай мәдәниятләрен ачыкладылар. Шулай итеп концерт программасы матур һәм бай булды: моңлы җырлар ишеттек, фольклор әсәрләре, халык иҗаты аша әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне хәтеребездә яңарттык. Фестиваль милли җәүһәрләребез булган халык җырларының матурлыгын, фольклор әсәрләренең аһәңлеген ассызыклап, җырлы-биюле халык уеннары яңгырап, төрле милләтләрнең тормыш-көнкүреше һәм милли аш-сулары белән танышып, эчтәлекле һәм күңелле булып бер тында үтте.
Әйе, халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы-биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңел күтәргән, әкиятләр иҗат иткән, риваятьләргә нигез салган. Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә. Халык элек-электән фольклор ярдәмендә туган җирне ярату хисе, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт-итагать һәм башка әхлак сыйфатлары тәрбияләп килгән. Үз халкыңның лаеклы баласы булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, мәкаль-әйтемнәрен, әкият-риваятьләрен, тәрбия тәртипләрен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк.
Төрле буын вәкилләрен җәлеп итеп, шушы матур фестивальгә үзешчән сәнгать ос-таларының күп көч салулары чагылып торды һәм конкурс өлешендә иң матур номерлар белән чыгыш ясаган коллективлар 16 мартта Борай районы мәдәният йорты сәхнәсендә узачак гала-концертта катнашачаклар.

Автор:Чулпан ГОБӘЕВА
Читайте нас