Яшь принцессаларны театр фойесында артистлар һәм волонтерлар сәламләде, алар аларга таҗ һәм чәчәк беләзеге, ә әниләргә бутоньерка тапшырдылар. Театрның Грек залында әкият персонажлары интерактив уеннар үткәрделәр, чарада катнашучылар белән бергә җырладылар һәм биеделәр.
– Сез иң матур принцессалар. Иң акыллылары һәм иң көчлеләре дә сез. Нинди генә авырлыкларга карамастан, якты күңелле кызлар булып каласыз, әфарин. Мин бүген сезнең турында кайгырткан, һәр секунд саен сезнең янда булган әниләрегезгә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Хөрмәтле әниләр, якынлашып килүче 8 Март белән үземнең һәм хатынымның котлауларын кабул итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар телим. Һәм иң мөһиме, барысы да яхшы булсын, әниләр сәламәт булсын, тормышыгызда теләкләрнең барысы да чынга ашсын. Бәйрәм белән, кадерле нәни принцессалар! – диде Радий Хәбиров.
Бәйрәмдә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Башкортстан Башлыгының хатыны, “Бәхет территориясе” хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова мөрәҗәгать итте.
– Бүген сезнең һәммәгезне ярату белән чолгап алу өчен барысын да эшләргә тырыштык. Бу көннең озакка исегездә калуын һәм тормышта һәрвакыт могҗизага урын табылуын телим. Сез иң бәхетлеләр, чөнки гаиләләрегездә сезне һәрвакыт мәхәббәт һәм кайгырту чолгап ала. Сезгә чагу хисләр телисем килә, якынлашып килүче бәйрәм белән! – диде Каринэ Хәбирова.
Чара тәмамлангач, барлык яшь принцессаларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм аның тормыш иптәше бүләкләр тапшырдылар. Бу бал кызлар өчен чын бәйрәм булып, хәтирәләрдә озак сакланачак.