Лилия һəм Рөстəм Мөгаллимовлар гаилəсен район халкы яхшы белə. Күплəр аларда бакча инвентарьларын, ашлама, орлыклар, үзлəре үстергəн җимеш агачлары һəм яшелчə, чəчəклəр үсентелəре сатып ала. Мөгаллимовлар həрчак яӊа технологиялəр, яӊа сортлар эзлəүдə. Менə хəзер дə эшсөючəн гаилə гаҗəплəндерде. Моннан алты ел элек уңган хуҗабикə Лилия лалəлəр үстерү белəн шөгыльлəнергə уйлый. Һəм, Аллага шөкер, аның бу нияте яхшы гына тормышка ашып, ярыйсы гына файда да китерə. Лалə үстерү өчен иң тəүдə шартлар тудыра ул. Аннары инде ярдəмчелəре – балалары həм интернет, иӊ мөhиме телəге бар.
– Безнеӊ лалə суганчалары Голландиядəн, быел 10 меӊ данə утырттык. Октябрьдə суганчаларны утырткач, подвалны суытабыз, алар үзлəрен кар астында дип “уйлый”, ə гыйнварда акрынлап температураны күтəрə башлагач, аларга яз җиткəн кебек “тоела” – менə шулай без лалəлəрне “алдыйбыз”. Калдыклар аз булсын өчен, температура режимын həм утырта торган материалны саклау шартларын үтəү мөhим. Тиз җылытырга ярамый, алайса буш чəчəк барлыкка килəчəк. Шулай ук су сибү режимын да үтəргə кирəк, – дип сөйли Лилия.
Мөгаллимовлар гаилəсе өчен лалə чəчəклəрен үстерү яӊа эш, алар сынаулар həм хаталар аша өйрəнə. Узган елда эш сорт сайлаудан башлануын аӊлаганнар. Безгə таныш булмаган сортлы чəчəклəрне сату авыр, ə гадəти формадагы чəчəк бөрелəре (бутоннар) тиз сатыла икəн.
– Сату белəн безнеӊ кыенлыклар юк. Күмəртəлəп сатып алучылар безне белə, күп очракта үзлəре килеп ала. Лалəлəр үстергəн дəвердə без бу эшнеӊ кирəклеген аӊладык. Шуӊа күрə лалəлəр үстерүне дəвам итү генə түгел, аларныӊ санын арттыруны да планлаштырабыз, – ди бертавыштан Мөгаллимовлар.
Без бу чəчəклəр диӊгезе арасында хуҗалар белəн аралашканда, бөтен яктан лалəлəр чəчəкчелəренеӊ həр сүзе белəн килешкəндəй, үзлəренеӊ кызыл, сары, ал бутоннары белəн тибрəлеп, безгə “караган” кебек тоелды. Алар безне шулай ук тибрəлеп озатып та калды.