Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март , 15:54

Кызларга тылсымлы әкият бүләк итеп

Бүген, 6 март көнне, район мәдәният йортында матур традициягә әверелгән «Кечкенә принцессалар балы» узды.

Бу хәйрия чарасын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кызлар өчен балалар иҗат йорты оештырды.

Һәр нәни кызга үзен чын патша кызы итеп тою бик тә мөһим. Балалар бәйрәмгә алдан ук әзерләнгән: матур прическа, купшы күлмәкләрдә килделәр. Балда катнашучы балалар үзләрен чын принцессалар итеп хис итсен өчен аларның һәрберсенә таҗ кидерделәр.

Килгән кунакларны район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин сәламләде. Алар кызларга сәламәтлек, укуларында уңышлар, үз көчләренә ышаныч теләп, ныклы, чыдам булуларына, хәрәкәт итәргә, актив булырга тырышуларына соклануларын белдерделәр һәм, шулай ук, алар турыда кайгыртучы көчле, сабыр, мәрхәмәтле, олы йөрәкле һәм зирәк акыллы туганнарына аерым рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Бәйрәм кунаклары өчен матур концерт программасы, фотозона оештырылган иде, анда кечкенә принцессалар бәйрәмнең күңелле истәлекләрен сурәтли алдылар. Әлбәттә, нинди бал биюсез булсын инде: кечкенә принцессаларның «Жасмин» эстрада бию ансамбле тәрбияләнүчеләре белән вальс әйләнүе чараның кульминацион ноктасы булды.

Шулай ук принцессалар өчен осталык дәресләре оештырылды: кызлар төймәләр эшләделәр, агачтан ясалган сыннар бизәделәр, үз куллары белән матур башкорт күкрәкчәләре һәм фоамираннан чәчәкләр ясадылар. Осталык дәресләре бик кызыклы һәм мавыктыргыч төстә үтте, ә иң мөһиме – балалар бәхетле иде.

Тантанада һәр кечкенә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм шулай ук алар өчен тәм-томнар белән чәй эчү дә оештырылган иде. Әмма бәйрәм моның белән тәмамланмады, кызлар өчен мульфильм карау да әзерләгән булды. Балаларның законлы вәкилләре чараны оештыручыларга зур рәхмәт җиткереп, әлеге очрашуның кызларга илһам бирүе һәм арытаба үсешкә дәртләндерүен билгеләделәр. Шулай ук аеруча рәхмәт сүзләре шәхси эшкуар А.Р.Нигаматуллинага («Тәмле» кибете) белдерелде.

Автор: Чулпан Губаева
Читайте нас