Җәмгыять
6 март , 04:26

Хатын-кызлар - иң гүзәл затлар

5 мартта Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты.

Ул хатын-кызларны 8 Март белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

Чарага СВОда катнашу-чыларның хатыннары һәм әниләре, күпбалалы әниләр һәм республиканың гүзәл яртысының башка вәкилләре чакырылды.

“Бүгенге заман һәрберебезгә аерым таләпләр куя.  Ләкин сез һәркайда өлгерәсез. Сез назлы һәм кайгыртучан әниләр булып каласыз, өйдә уңайлыклар тудырасыз. Шул ук вакытта һөнәрегездә зур уңышларга ирешәсез, уңышлы карьера төзисез”, – диде Радий Хәбиров.

Тантанада Борай районыннан да хатын-кызлар –  Светлана Шуварова, Гөлнара Гыйндуллина һәм Даһия Хәбибуллина катнашты. 

Читайте нас