Авыр, бик авыр тормыш юлы узган бу әбиләр. Үзләренең күргәннәрен күз яшьләрсез генә сөйли алмаулары да шул хакта искәртә. «Әниебез Гытиниса әтиебезне сугышка алып киткәндә алты бала белән ялгыз торып кала», – дип, ерактан башлады алар үзләренең сүз башын. «Әниебез бер эштән дә куркып тормады. Элекке заманнарда бала карап өйдә утыру булмаган бит инде. Авылда ул вакытларда тормышлар авыр булса да, әниебез абыйлар белән эшләп торгач, ашау яклары ул кадәр кысынкы түгел иде. Без дә акрынлап аякка бастык. Өч класс белем алып, өскә кием булмагач, колхозга утауга төштек. Олы апалар белән беррәттән басып, нәзек кенә беләкләр, көчсез кулларыбыз белән басуны иңләп-буйлап чүп утый идек. Кышларын авыл фермасында сарык карап, көтү көтеп балачак һәм яшьлек елларыбызны үткәрдек», – дип сөйли агәбиләр.
Әйе, бүгенге көндә тугызынчы дистәне ваклаган әбиләребезнең яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән, алар дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Кулларыннан бер авыр эш тә калмаган, бар да алар иңе аша узган. Торф чыгарумы, урман кисүме, җир сөрүме – барысын да эшләгән алар, балаларын да үрнәкле итеп тәрбияләгәннәр. Фәрилә Гафият кызы Ленин-Бүләк авылы егете Газнави белән чәчләрен-чәчкә бәйләп, 50 ел авыл тормышында кайнап, колхозда эшләп гомер кичерәләр. Биш балага гомер бирәләр. Мәхәббәт җимешләре дә әти-әнисе сыман уңган, сабыр, эшсөючән булып үсәләр. Һәрберсе олы тормышта үзләренең юлын табып, матур гомер итәләр. Фәрилә килен булып төшү белән колхозга эшкә чыга. Басуда да, фермада да эшләргә туры килә аңа. Ленин-Бүләктә ферма беткәч, хаклы ялга чыкканчы, Яңа Карагыш авылындагы сыер фермасына көн дә өч чакрым барып, эшләп йөри. Тормыш иптәше Газнави белән матур тормыш кичерәләр. Әмма Ходай Фәрилә әбигә картлык гомерендә ялгызы яшәргә насыйп иткән шул. Гаилә башлыгы кинәт кенә чирләп, мәңгелек йортка күчкән. Авыр кайгыны зур сабырлык белән кичерә язмам герое. Балалары өчен яшәвен дәвам итә. Әмма ләкин авыл да картая, биредә яшәүчеләр саны кими башлый. Фәрилә әби авылда яшәүче соңгы хатын-кызларның берсе булып калганчы яши. Күршедәге ахирәте гүр иясе булгач, ул балалары белән киңәшләшеп, Борайдан өй алырга ният кыла. Төпчек улы Рәфис туганнары белән тиз арада әниләренә район үзәгеннән өй сатып алып бирәләр. Фәрилә әби бүгенге көндә шушы йортта балаларын көтеп гомер итә. Ачык йөзле, мөлаем әбекәй олы яшьтә булуына карамастан, яшьләргә биргесез итеп дөньясын көтә. Иртә белән торып кар көри, йорттагы мәшәкатьләрне хәл итә. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип йөгереп йөри. Социаль хезмәткәр Рания ханыма да аның рәхмәтләре зур. «Нинди генә эш булмасын, Рания балакаем йөгереп килеп җитә. Өй җыештыру дисеңме, кибеттән азык-төлек кайтарумы, йорттагы авыр эшләрне боларның барысын да ул башкара», – дип сөйли хезмәт ветераны, бүгенге тормышына канәгать булуын белдереп. Һәр бәйрәм саен кызлары Рәзидә, Рәйлә һәм Зәйтүнә, улы Рәфис әниләре янына кайтып кунак булалар, ярдәм итеп китәләр. Улы Кәүсәр генә күптән түгел чирләп, мәңгелек йортка күчкән. Фәрилә апа авыр гына түгел, ачы, кайгылы тормыш юлы узган агәби. Шулай булса да ул сынмаган, сыгылмаган, көчле рухлы булып яшәвен дәвам иткән. Төшенкелеккә бирешмичә яши белгән. Мин барганда да такмаклый-такмаклый, йөгереп чыгып, көләч йөз белән каршы алды. Бертуган сеңлесе Сөния апа да аның янында кунакта иде. Сөния Талипова да апасы сыман тормыш юлы узган. Шулай ук өч класс белем алган, сарык фермасында эшләгән. Яңа Мостафа авылы егете Зәви белән гаилә корганнан соң, Сөния апага Яңа Мостафада озак яшәргә туры килми. Чөнки тормыш иптәше Борайда эшләп йөргән була. Шунлыктан яшь гаилә тәүдә фатирда, аннары инде үз өйләрен салып чыгып яшиләр.
– Тормыш иптәшем бигрәк уңган, булдыклы булды, эштән башканы белмәде. Аның тырышлыгы белән өй салып чыктык, – дип үзенең тормыш иптәшен мактап телгә алды Сөния апа.
Сөния Гафият кызының да тормыш юлы сикәлтәсез, югалтуларсыз, ачы кайгысыз гына үтми шул. Матур итеп дөнья корып, балалар үстереп, үзаллы тормышка бастыргач кына Талиповлар гаиләсенә бала кайгысы килә. Алар бер-бер артлы кызлары Фәнзирәне һәм уллары Флүрне югалталар. Сөния апаның балалары кайгысыннан соң сәламәтлеге бик какшый. Авыр минутларында аңа төпчек улы Фирдәвис һәм килене Эльза зур таяныч була. Бүгенге көндә ул аерым яшәсә дә, аларның хәстәрлегендә. Балалары иртән дә, кичен дә әниләре янында булып хәлен белеп, сәламәтлеген тикшереп торалар, ярдәм итәләр.
– Эльзакаем минем киленем генә түгел, кызым да ул миңа. Бер-бер артлы килгән бала кайгылары, тормыш иптәшемне югалтуларым мине аяктан екты. Шул вакытта Эльза балакаем «әнкәй» дип өзелеп торып, мине тәрбияләп аякка бастырды. Шуңа күрә мин аңа зур рәхмәтлемен, – ди Сөния апа.
Әйе, бу ак яулыклы агәбиләрнең башыннан ниләр генә үтсә дә алар беркайчан бирешмәгәннәр, бөтен авырлыкларны иңнәрендә тоеп, Ходайдан сабырлык сорап, алга табан атлаганнар. Бүген исә алар икесе дә дөньяларының җитешлегенә шатланып, бәрәкәтенә рәхмәтле булып, матур картлыкларын кичерәләр.