Русия Президенты Владимир Путин гаилəлəргə дəүлəт ярдəме чараларын арттырырга йөклəмə бирде. Бу, бигрəк тə, балалар санына бəйле рəвештə, торак шартларын яхшыртуга кагыла. Владимир Владимирович Хөкүмəткə 1 июньгə балалы гаилəлəр өчен торак программаларын яхшырту буенча тəкъдимнəр əзерлəргə кушты.
Документта Министрлар Кабинетына 450 мең сумга кадəр ярдəм күрсəтү вариантын карарга туры килəчəк, дип күрсəтелгəн. Бу акча гражданнарның ипотека буенча торак кредиты яки заем буенча йөклəмəлəрен каплауга тотылырга мөмкин.
“РФ хөкүмəтенə, элек бирелгəн йөклəмəлəрне исəпкə алып, туучылар санын арттыруга һəм балалы гаилəлəргə ярдəм итүгə, мондый гаилəлəргə дəүлəт ярдəме күлəмен гаилəдəге балалар санына бəйле рəвештə арттыруны күздə тотып, шул исəптəн, аларның торак шартларын яхшыртуга юнəлдерелгəн чараларны комплекслы модернизациялəү буенча тəкъдимнəр əзерлəргə һəм тəкъдим итəргə”, – диелə Русия лидеры хəбəрендə.
Моннан тыш В.Путин күпбалалы гаилəлəр өчен таксида йөрүгə ташламалар карарга кирəклеген искəртте. Президент балалы гаилəлəрнең яшəү шартларын яхшырту сəясəтен дəвам итə. Дəүлəт җитəкчесе фикеренчə, күпбалалы гаилə булу Русиядə модада булырга тиеш һəм шул юнəлештə эшлəргə кирəк.
Путин фикеренчə, хөкүмəтнең бурычы – балалы, бигрəк тə күпбалалы гаилəлəр тормышын җиңелəйтү.