Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль , 15:16

31 борайлыга паспорт тапшырылды

Бүген, 27 февраль көнне, район мәдәният йорты сәхнәсендә паспорт тапшыру тантанасы үтте.

«Без – Русия гражданнары» Бөтенрусия программасы кысаларында узган тантана 14 яше тулган 31 борайлыга паспортны тапшырып, бу документның әһәмияте, аның кайчаннан бирелә башлавы турында бай мәгълүмат бирелеп, чара патриотик рухтагы видеопрезентация белән үрелеп барды. Яшьләр адресына тагын бик күп җылы сүзләр әйтелде һәм шулай ук аларны илебезнең лаеклы гражданнары, Русия патриотлары булырга өндәделәр, гамәлдәге законнарны үтәргә кирәклеген аңлатып үттеләр. 

Яшүсмерләргә илнең тулы хокуклы гражданннары булып үсеп җитүләре турындагы төп документларын тантаналы төстә район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, паспорт алу – яшьләр  тормышында беренче җитди адым, бирелгән документка сакчыл карауларын, туган илне, әти-әниләрен яратып, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт хисләрен гомер буе саклап, яхшы укып, белем алып, намуслы хезмәт куеп, үзләренә булган ышаныч-өметләрне аклап, лаеклы гражданнар булып яшәүләрен теләде.

Үз чиратында, паспорт алучы егетләр-кызлар га-мәлдәге законнарны үтәргә, милли кыйммәтләр һәм мәдәни мираска ихтирам белән карарга, ил алдында булган бурычларны үтәргә, «Русия Федерациясе гражданины» исемен горур йөртергә, өлкәннәрнең ышанычларын акларга дип, сүз һәм вәгъдә бирделәр. 

Автор: Чулпан Губаева
Читайте нас