Җәмгыять
25 февраль , 07:05

Гаиләләргә – дәүләт ярдәме

Узган атнада район хакимиятендә шатлыклы вакыйга теркәлде – район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев күпбалалы яшь гаиләгә торак сатып алу яисә төзү өчен социаль түләү алуга хокук турында таныклык тапшырды.

Гаиләләргә – дәүләт ярдәмеГаиләләргә – дәүләт ярдәме
Гаиләләргә – дәүләт ярдәме

Альбина белән Илнур Диникәевлар Борай авылында яши, алар өч бала тәрбияли. Яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга 2020 елның декабреннән чиратта торган. 2025 елны Диникәевлар “Русия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасына кертелә.Программаның максаты – яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда һәм балалар тәрбияләү өчен уңайлы торак булдыруда ярдәм итү.
Диникәевлар гаиләсе бирелгән түләүне үз йортын төзеп бетерүгә юнәлтергә планлаштыра.
– Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм төзелеш эшләрен тизләтәчәк. Хәзер, өй туйларга да күп калмады, – ди алар, сөенечләре белән уртаклашып.

Автор:Зәһинә Ибәтуллина
Читайте нас