

Альбина белəн Илнур Диникəевлар Борай авылында яши, алар өч бала тəрбияли. Яшь гаилə торак шартларын яхшыртуга 2020 елның декабреннəн чиратта торган. 2025 елны Диникəевлар “Русия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һəм коммуналь хезмəтлəр белəн тəэмин итү” дəүлəт программасына кертелə. Программаның максаты – яшь гаилəлəргə торак шартларын яхшыртуда һəм балалар тəрбиялəү өчен уңайлы торак булдыруда ярдəм итү.
Диникəевлар гаилəсе бирелгəн түлəүне үз йортын төзеп бетерүгə юнəлтергə планлаштыра.
– Дəүлəт тарафыннан күрсəтелгəн ярдəм төзелеш эшлəрен тизлəтəчəк. Хəзер, өй туйларга да күп калмады, – ди алар, сөенечлəре белəн уртаклашып.