

Шуны язмый булмый инде. Безнең авылга 12 чакрым ераклыкта булган Тепляк авылында икмəк пешерү йорты, урысча əйткəндə, пекарня бар иде. Без беренче таң əтəче кычкырганчы торып малайлар белəн (кайбер чакта кызлар да баралар иде) җыелып, шунда барабыз. Тепляккə барып җитеп, икмəк алырга чиратка язылабыз. Икмəк пешкəнен көн буена диярлек көтəбез.
Бер буханка ипи алабыз һəм бик сөенеп кайтабыз. Ə менə ике буханка ипи алсак, башлар күккə тиярдəй булып җырлап кайтабыз. Кайбер чакларда бер буханка икмəк тə алалмый кайткан чаклар да күп булды, анда инде елап кайта идек. Менə шундый авыр заманада яшəдек без.
Бүгенге көндə тормышның нинди рəхəт икəнен, нинди мул тормышта яшəгəнебезгə сөенеп, кадерен белеп яшəргə язсын.
Халкыбызны шулай яшəтергə телəп шəхси эшкуар Айгөл Феофанова Олы Шөкшəн авылында буш торган бинаны төзеклəндереп, кибет ачты. Бу эшкə Айгөлнең тормыш иптəше Дмитрий күп көч салды. Хəзер инде менə ике елга якын кибет эшли. Беренче көннəн башлап сатучы булып Жанна Тимиргалиева эшли.
Кибете кечкенə, файдасы зур, дип əйтсəм бик тə дөрес булыр. Монда азык-төлек, кирəк- ярак – бар да бар дип əйтсəм һич кенə дə ялгыш булмас. Əгəр дə сораган əйбер кибеттə булмаса, сатучыбыз икенче көнне үк кирəк əйберне кайтарта. Кибет биш авылны – Йомакай, Варҗитамак, Бəлəкəй Шөкшəн, Котлыяр һəм Олы Шөкшəн авылларын хезмəтлəндерə. Сатып алучылар турында сүз чыккач, сатучыбыз Жанна: “Безнең кибеткə күрше Балтач районы авылларыннан да сатып алучылар күп килə”, – дип сөенеп сөйли.
Тагын кабатлыйм əле. Бер буханка ипи ала алмаган чаклар... Хəзер менə кибеттə күпме икмəк, нинди генə тəмлелəре юк? Кибет утын белəн ягып җылытыла. Шуңа күрə инде ипидəн мичтə пешкəн икмəк ислəре килгəндəй була.
Хəзер авылларда күбрəге олы яшьтəге кешелəр яши. Алардан кибет турында сорагач, бар да канəгатьлəнеп, сөенеп бетə алмыйлар. Сүземне тəмамлап шуны əйтəсем килə. Илебездə нинди генə авыр хəл булуына карамастан, тормышның нинди рəхəт икəнен, мул тормышта яшəгəнебезгə сөенеп, яшəүнең кадерен белеп яшəргə кирəк. Аз сөйлəп, игелекле эшлəр башкаручы кешелəр күбрəк булсын иде дөньяда, бигрəк тə авылда.