Бу чара“Аек авыл” республика конкурсы, илдә – Русия халыклары бердәмлеге, БашкортстанРеспубликасында Зур һәм тату гаилә, Бөтендөнья башкорт Корылтаенда Башкортгаиләсе елларына багышланды. Ялдәк ыруы җыенында район хакимияте башлыгы РушанГәрәев, район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Илгиз Харисов,Борай, Дүртөйле, Илеш районнарыннан Ялдәк ыруы вәкилләре, Башкортстан, Татарстан,Удмурт Республикаларыннан килгән дин әһелләре, “Аек авыл” конкурсында җиңү яулаган торак пунктлар вәкилләре катнашты. Бәйрәм оешкан төстә, күңелләргә үтепкереп матур хатирәләр калдырырлык булып узды. Төрле төбәктән килгән шушы ырувәкилләре үзләренең эшләре турында сөйләделәр. Съездда катнашучылар үзләренеңтәкъдимнәре белән чыгып, киләчәккә планнар билгеләнде. Ялдәк ыруы башлыгы итеп Гәүһәрия Зарипова сайланыпкуелды. Урындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелгән продукцияләр күргәзмәсе дә бу көнге чарада үз урынын алды. Чараның рәсмиөлешеннән соң кунаклар авыл мәчетендә булып, Бөек Ватан сугышы яугирләренеңистәлеген мәңгеләштерү өчен төзелгән обелискка чәчәкләр салдылар. Аннары индеремонттан соң ишекләрен ачкан Яңа Ялдәк авылы клубында концерт карап, йомгакясалды. “Аек авыл” конкурсын оештыручы бер төркем активистларга Рәхмәт хатларытапшырылды.