Җәмгыять
18 февраль , 11:25

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм

Гаиләләргә кагалышлы законнарны киләчәктә дә камилләштерәчәкбез. Демография мәсьәләсе – иң җитди мәсьәләләрнең берсе. Алай гына түгел, шуны әйтәсем килә: һәр төбәктәге җитәкченең эш иртәсе гаиләләрне борчыган сорауларны хәл итүдән башланырга һәм көне шулай ук тәмамланырга да тиеш.Владимир Путин, Русия Федерациясе Президенты.

Күпбалалы гаиләләргә ярдәмКүпбалалы гаиләләргә ярдәм
Күпбалалы гаиләләргә ярдәм

Русия Президенты Владимир Путин гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын арттырырга йөкләмә бирде. Бу, бигрәк тә, балалар санына бәйле рәвештә, торак шартларын яхшыртуга кагыла. Владимир Владимирович Хөкүмәткә 1 июньгә балалы гаиләләр өчен торак программаларын яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Документта Министрлар Кабинетына 450 мең сумга кадәр ярдәм күрсәтү вариантын карарга туры киләчәк, дип күрсәтелгән. Бу акча гражданнарның ипотека буенча торак кредиты яки заем буенча йөкләмәләрен каплауга тотылырга мөмкин.
“РФ хөкүмәтенә, элек бирелгән йөкләмәләрне исәпкә алып, туучылар санын арттыруга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүгә, мондый гаиләләргә дәүләт ярдәме күләмен гаи-ләдәге балалар санына бәйле рәвештә арттыруны күздә тотып, шул исәптән, аларның торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чараларны комплекслы модернизацияләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә һәм тәкъдим итәргә”, – диелә Русия лидеры хәбәрендә.
Моннан тыш В.Путин күп-балалы гаиләләр өчен таксида йөрүгә ташламалар карарга кирәклеген искәртте. Президент балалы гаиләләрнең яшәү шартларын яхшырту сәясәтен дәвам итә. Дәүләт җитәкчесе фикеренчә, күпбалалы гаилә булу Русиядә модада булырга тиеш һәм шул юнәлештә эшләргә кирәк.
Путин фикеренчә, хөкү-мәтнең бурычы – балалы, бигрәк тә күпбалалы гаиләләр тормышын җиңеләйтү.

Фото: http://www.kremlin.ru/events/president/news/79744

 

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас