Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль , 13:47

Озын гомер сере – сабырлыкта

Мулла авылының хөрмәтле кешесе, хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы Сәгадәт Идиятулла кызы Шәехова үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Шушы күркәм яшькә җитсә дә, әле дә әби дип әйтеп булмый аңа. Зиһененә күзләр тимәсен, күңеле ачык, йөзе сөйкемле.

Озын гомер сере – сабырлыкта
Озын гомер сере – сабырлыкта


Сәгадәт Шәехова Мулла авылында Бибизиядә белән Идиятулла гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, әтиләре сугышка киткәч, сеңелесен, энесен карашырга, йорт эшләрендә ярдәмләшергә туры килә аңа. Әниләре иртәдән кичкә кадәр кыр эшләрендә була.
– Җиде класс укыган кеше мин. Әмма шуңа да карамастан, бөтен нәрсәне беләм, әле дә гәзитләр укып барам. Аллаһы Тәгалә сынавын да өеп бирде, гомерне дә кызганмады, – ди ул.
Үзенең хезмәт юлын хат таратучы булып башлый кызыкай. Күрше авылдан хатлар, гәзитләр ташый. Ул вакытта матбугатның саны иксез-чиксез була. Яшь кызга кулбашына зур авыр сумка асып, хатлар, гәзитләр ташырга туры килә.
Бик күп еллар МТМда ягулык салучы булып эшли Сәгадәт. Эшләгән дәверендә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Сәгадәт Идиятулла кызы – авылның хөрмәткә лаек, күпләр сокланырлык ак әбисе.
Балачакның иң татлы мизгелләрендә кырыс сугыш елларына эләгү, авырлыкларга ничек сынмый, сыгылмый калырга мөмкин булу серләрен Сәгадәт әби үзе сөйләп, нинди генә авырлыклар аша үтсә дә, тормышына бер дә зарланмавын белдерде. «Мин кечкенә вакытта бик әйбәт тормадык, чөнки сугыш вакыты булды. Ул еллар күңелдән әле дә китми, авыр хатирәләр булып тора. Черек бәрәңгене чиләк-чиләк җыеп, аш пешереп ашый идек, ач торган чакларыбыз да аз булмады. Гомумән, ул чакта әнигә нинди эш кушсалар, барысын да башкарды. Колхозда фермада да эшләде, басуда да хезмәт куйды, төрле эшләрдә дә йөрде. Без дә кул арасына кереп, балачактан бөтен эшнең рәтен белеп үстек. Без моның илгә кирәклеген белдек, үз-үзебезне аямадык», – ди ветеран.
Тормыш иптәше Муллахмәт Мулланур улы белән дүрт бала үстерәләр. Бергә тигез матур итеп 53 ел гомер кичерәләр Шәеховлар.
– Бәхетемә туган балаларым минем. Көнгә әллә ничә хәлемне беләләр. Бик кадерләп торалар, – ди Сәгадәт әби. – Улларым-киленнәрем, кызларым-кияүләрем әйбәт булды. Әни дип кенә торалар. Үзем дә начар булмаганмын инде аларга, дим хәзер. Әгәр әшәке каенана булсаң, борылып та карамаслар иде. Бөтенесе дә кунакка кайта, көн саен хәлемне беләләр. Алар гына түгел, оныкларым да бик яратып кайта яныма. «Әби» дип кенә торалар. Шул балаларымның балалары дип шатланып яшим инде хәзер.
Бүгенге көндә әбекәйнең сигез оныгы, 14 оныкчыгы бар. Ул үзенең балаларының канат астында тәрбиядә, кадер-хөрмәттә, белгән догаларын укып, бәхетле гомер кичерә.
Сәгадәт әбинең тагын бер яраткан шөгыле бар – тормыш иптәшенең төсе итеп саклаган Вятский гармунында моңлы авыл көйләрен уйный ул.
Әбидән озын гомерле булу серен дә сораштык.
– Сере сабырлыкта, – ди ул. – Минеке кебек кадерле тормышта озак яшәмәсәң, оят булыр иде. Әле оныкларымны сөендереп, 100гә дә җитәрмен әле.
Сәгадәт әбинең сабырлыгына, тыйнаклыгына хәйран калырлык. Ачлык-ялангачлыкны, сугыш чорын узган әби тыныч тормышта да авырлыкларны күп күргән. Йөрәгендә тирән эзләр калса да, ак әби язмышына буйсынган һәм сабыр булып калырга тырышкан. Саф күңеле, сабырлыгы өчен дә Аллаһы Тәгалә шундый озын гомер, бәхетле картлык биргәндер дә инде бу әбигә.

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас