– Безнең әти-әниләр авыр чорда яшәгәннәр. Әтием Сәхиб Мәгъсумов 1937 елда бригадир чагында репрессия корбаны булып, ун ел гомерен Воркутада ГУЛАГта үткәрә. 1947 елда исән кайта. Әнием Зөләйха Мәгъсумова 1941-1944 елларда Вострецово исемендәге колхозда колхоз рәисе булып эшли. 1945 елда ялган донос белән дүрт елга хөкем ителеп, исән кайта. Әти-әниләр сөйләвенчә, ачлыкны да, ялангачлыкны да, сугыш чорын да күргәннәр алар, – дип сүзен башлады Борис Сәхиб улы.
Борис ага Калмык авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Җәйге каникулларда колхозда көтү көтә. Шул вакытта әтисе егеткә фермага мал карарга төшәргә үгетләсә дә, Борис укуын Борай икенче санлы мәктәбендә дәвам итә.
– Интернатта тордым. Ашау ягы каты иде, әти-әнисез үскән балалар гына әйбәт тукландылар. Безгә бик эләкми иде. Әти сүзен кире какканга, ялларда авылга сирәк кайтып йөрдем. Әни биреп җибәргән түгәрәк ике ипине атналарга, кайчакта айларга суза идем. Кайтмаган чакларда дус малайлар белән Борайда кемгә пычкы белән утын кистек, кемгә бакча казыдык, кар көрәдек, – дип дәвам итте сүзен Борис ага.
Мәктәпне тәмамлап, тракторчы һөнәрен алып чыга Борис. 1969-1971нче елларда Совет армиясендә хезмәт итә ул. Патриотик хисләрне аңарда Каниф Дәүләтханов уята. Каниф Гата улы үзе хезмәт иткәндә, старшина була. Армиянең нечкәлекләре турында еш кына булачак солдатка сөйли торган булган. Ерак Көнчыгыштан башлап, Чехословакиягә кадәр җитә егет. Туган ягына кайтып, Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумында агрономга укып чыга. Хезмәт юлын Жданов исемендәге колхозда кече агроном булып башлый яшь белгеч. Тора бара комплекслы бригадир, автомеханик, профсоюз оешмасы рәисе, техник хәвефсезлек буенча инженер, малчылык буенча механик, завхоз, пенсия алдыннан ревизия комиссиясе рәисе булып эшли Борис Сәхиб улы.
Агроном булып эшләү белән беррәттән Иске Бикмәт авылы клубы директоры вазыйфасын да башкара. Баянда өздереп уйный, моңлы итеп җырлый ул. Шул чорда булачак тормыш иптәше Лүзә белән кавышып, матур гаилә корып җибәрәләр. Оста гармунчы буларак заманында гармунда уйнап кызның күңелен яулый егет. Бер ул белән бер кызга гомер бирәләр Мәгъсумовлар. Кызганычка каршы, уллары бер яшендә вафат була. Кызлары Ларисаны укытып, югары белемле итәләр. Борай мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлын башлаган кыз, бүгенге көндә гаиләсе белән Төмән өлкәсендә яши. Бер ул тәрбияли.
Лаеклы ялга чыккач, район гәзитенә үзенең кичерешләре турында яза башлый Борис Сәхиб улы. Аны “йөрүче энциклопедия” дияргә була. Борис ага исә гомеренең һәр мизгеле турында шигырьгә салгандай бик матур итеп сөйли.
Шөкер, гомере заяга узмаган: тирә-күршеләре, авылдашлары белән тату яши, кирәк булганда һәрчак ярдәмгә ашыга, мәҗлесләрнең һәрчак түрендә була ул. Туган авылы – Калмык старостасы Нәсим Корбанов белән гел элемтәдә тора. Кызына, тормыш иптәшенә киңәшче, сердәш, бер оныгына яраткан дәү әти дә әле ул.
– Гәзит битләрендә үземнең хикәяләремне күргәч, күңел шатлана. Чирләрем дә каядыр киткән кебек була. Әгәр дә басылмый торса, хафалана башлыйм. Яшьлек юлларым, гомер юлым ак кәгазьгә сукмактай салына, күңел күгемдәге якты кояш кебек бит ул “Алга” гәзите, – дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.
Үз хәбәрчебезгә илһам чишмәсе саекмасын, безне хикәяләре белән шатландырып торсын диясе килә.