

Чарада район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Вилорий Угаров, Башкортстан Республикасы торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илдар Насыйров, «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятенең Бөре шәһәрендәге филиалының баш инженеры Валерий Байгазов, «Эко-Сити» җәмгыятенең баш инженеры Андрей Каменев, район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Артур Абакиров, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы, баш архитектор Руслан Нуриәхмәтов, Борай авыл биләмәсе башлыгы Тимур Әгъзамов, чакырылган иҗтимагый һәм профильле оешмалар вәкилләре, шулай ук район халкы һәм күпфатирлы йортлар старосталары катнашты. Форум эшен Артур Абакиров алып барды.
Чараны ачып, район хакимияте башлыгы Рушан Кадим улы: “Барысы да мөһим. Безнең подъездлар, ишек аллары, чүп контейнерлары, ут, газ, төзекләндерү, яшелләндерү... Мөһим булмаган тема юк. Районда һәркемгә уңайлы булырга тиеш”, – дип белдерде ул.
Артабан Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Вилорий Угаров форумга җыелучыларны сәламләде, борайлыларның актив булуын билгеләп үтте.
Күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләрне борчыган проблемалар каралды. Газ, электр энергиясе белән, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, калдыкларны чыгару өчен җаваплы оешмаларның җитәкчеләре, белгечләре башкарылган эшләр турында аңлатты.
Алга таба очрашу “туры диалог” режимында дәвам итте: теләге булучылар кызыксындырган проблемалы мәсьәләләр буенча җентекле мәгълүмат алдылар. Өстәмә күп сораулар бирелде, аларның кайберләре җентекле карау һәм ахыргы карар кабул итү өчен контрольгә алынды.
Чарага йомгак ясап, Артур Абакиров борайлыларга актив гражданлык позицияләре өчен, яшәү пунктларын төзекләндерүгә шәхси өлеш кертергә теләүләре өчен рәхмәт белдерде.