Ярдәм чаралары турында мәгълүмат алу һәм белгечләрдән тиз арада консультация алу мөмкинлеге гаиләләргә ярдәм күрсәтүдә мөһим шартлар булып кала. Бу бурычлар «Гаилә» милли проектының максатларына туры килә, дип хәбәр иттеләр республиканың Төбәк гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.
Борай районы Яңа Ялдәк авылында да Бердәм гаилә консультациясе көне үтте. Үткәрү урыны да очраклы рәвештә сайланмаган, чөнки бу авыл “Аек авыл-2025” конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды һәм республика этабында көрәшә.
Авыл халкы белән очрашуга Борай авылының үзәк район дәваханәсенең табиб-наркологы, “Ватанны саклаучылар” фонды филиалының социаль координаторы, муниципаль район хакимияте юристы, күпфункцияле үзәгенең Борай авылы бүлекчәсенең, РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Борай районындагы бүлегенең, гаилә хезмәте белгечләре һ.б. килде. Үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация алырга теләгән авыл халкы китапханә бинасына җыелды.
Һәр белгеч белеме һәм тәҗрибәсе белән уртаклашырга, халык сорауларына җавап бирергә һәм практик киңәшмәләр бирергә әзер булды. Сораулар даирәсе төрле иде. Гражданнарны борчыган төп темалар – пенсия белән тәэмин итү, социаль түләүләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары һ.б. мәсьәләләр каралып, сорауларга индивидуаль әңгәмә форматында белгечләр аңлатмалар бирделәр. Шулай ук халыкның бүгенге борчыган төп проблемалары, көнүзәк мәсьәләләре дә каралып, игътибар үзәгенә алынды.
Әлбәттә, әлеге чарада яман гадәтләрдән ничек котылырга, гаиләдә булган бу начар күренешләрне булдырмау, аек акыл белән тормышны алып бару кебек мөһим проблемалар да күтәрелде. Чөнки, спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке, наркотиклар таралуын кисәтү буенча ныклы чаралар күрелмәсә, сәламәт яшәү рәвеше пропагандасы булмаса, кешелек дөньясының киләчәге бөтенләй булмаска мөмкин.
Мөрәҗәгать итүчеләр мондый чараларның уңайлылыгын һәм мөһимлеген билгеләде. Бердәм консультацияләр көне авыл җирендә күбрәк үткәрелсен иде, чөнки халыкта күп сораулар туа. Кайберәүләр аларны еллар буе хәл итә алмыйлар: кемгәдер барырга сәламәтлеге мөмкинлек бирми, кемдер кая мөрәҗәгать итәргә белми. Ә монда барысы да гап-гади: очрашуга киләсең, соравыңны бирәсең, сине тыңлыйлар, теге яки бу хәлдә нәрсә эшләргә кирәклеген әйтәләр.