

Спорт ярышлары «Олимпиец» физкультура-сәламәтләндерү комплексында узды, анда ветераннар пневматик винтовкадан ату, автомат сүтү һәм җыю, озынлыкка сикерү, дартс һәм гер күтәрү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Ярышлар йомгаклары буенча барлык командалар грамоталар белән бүләкләнде.
Спорт ярышларыннан соң ветераннар автойөрештә катнаштылар, кунаклар өчен Җиңү паркында митинг уздырдылар. Чара Караидел боз кичүе янында «Абызча балык шулпасы» исеме астында боз астыннан балык тоту ярышлары белән тәмамланды.