Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль , 16:44

Гаилә – күпмилләтле дәүләтнең нигезе

Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Гаилә – күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл, таяныч, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче. Ул кеше тормышында мөһим роль уйный. Бары гаиләдә генә без үзебезне чын-чынлап бәхетле, якланган итеп тоябыз, барлык уңышсызлыклар турында онытабыз һәм туганнарыбыз, якын кешеләребез әйләнәсендә аларның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшибез. Гомумән, гаиләнең элек-электән килгән асылы – ул ишле булсын, үз түбәсе астында күп туганнарны берләштерсен. Әйе, бүген гаиләдә өч сабый икән, ул күп дип санала. Ә Кодаш авылында яшәүче Илмира һәм Илфат Ягудиннар биш бала ата-анасы.

Гаилә – күпмилләтле дәүләтнең нигезе
Гаилә – күпмилләтле дәүләтнең нигезе

Ишек төбеннән үк өс һәм аяк киемнәренең күп булуы монда, чынлап та, күмәк кеше яшәве хакында сөйли. Мине йорт хуҗасы Илфат Рәзит улының әнисе Мәрүзә Ягудина каршы алды. Хуҗа белән хуҗабикә эшләре буенча чыгып киткәннәр икән. Алар кайтканчы, без Мәрүзә Яләй кызы белән танышып, әңгәмә кора тордык.

Күптән түгел 84 яшен тутырган Мәрүзә әбигә сугыш чорының ачысын-төчесен дә, ятимлекне дә татырга туры килгән – аның гаиләсе төп югалтуларга дучар булучылардан. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була, ләкин ачы югалту кайгылары моның белән генә чикләнми. «Унөч бертуганнардан мин берүзем генә үсеп буй җиттем... Балачагым ләгънәтле сугыш елларында, аннан соңгы илне тергезү белән бәйле авыр заманда үтте. Ләкин тормыш ул балкып торса да, хәсрәт белән тулса да туктап тормый, дәвам итә икән», – дип сөйли башлады язмышы турында Мәрүзә Ягудина. Әйе, дөньялык хәсрәтен мулдан кичкән аның гаиләсе... Ләкин, үзе әйтмешли, гомер дәвам иткән. Мәрүзә Яләй кызы төбе белән Кодаш авылыннан булып чыкты, Рәзит исемле авылдашы белән гаилә корып, дүрт балага гомер бүләк итәләр. Күпбалалы ана йөген тартудан тыш, Мәрүзә әбекәй хезмәттә дә сынатмый: озак еллар колхозда сыер савучы була, шулай ук 12 еллап медпунктта шәфкать туташы хезмәтен дә салырга өлгереп, лаеклы «Хезмәт ветераны» исемен йөртә. Кызганычка каршы, тормыш иптәшенең гомере кыска була, ул мәрхүм инде. Әлеге вакытта төп йортта төпчек улы гаиләсе тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә, оныклар сөю бәхете татып, балаңның баласы балдан татлы икәнлегенә инанып яши.

Шулай итеп, әбекәйнең язмыш җебен сүткәндә, почмактан оялып кына бер кызыкай безне күзәтә башлады. Бу исә, без кунакка килгән көнне, үзенең дүртенче туган көнен каршылаучы Мәдинә булып чыкты. Кызчык бераз читләнеп торса да, дәү әнисенең итәгенә утырып, безнең сөйләшкәнне тыңлап утырды. Озакламый йорт хуҗалары да кайттылар. Әңгәмәне Илмира Илфир кызы белән дәвам иттек.

Әлбәттә, аңа күпбалалы әни булырга ничек батырчылык иттегез, күмәк гаиләне карарга авыр түгелме, дигән күпләрне кызыксындырган сорауларны бирдек.

– Тумышым белән Куш-нарен районының Казарма авылыннан булам. Кызганычка каршы, әни бик иртә бакыйлыкка күчә. Миңа тугыз яшь була. Ул үлгәннән соң, безне сеңлем белән әнинең бертуган апасы үзенә алды. Үзе биш сабыйга гомер биреп, бертуганының кызларын да үз канаты астында тәрбияләп үстерде. Шулай итеп мин үзем дә зур, тату, җиде бала тәрбияләнгән гаиләдә үстем. Балачактан ук авыл тормышын яратып, эшкә өйрәнеп үстем. Аннары Уфага укырга кердем. Укып йөргән вакытта апама, ул монда, Кодашта яши иде, еш кунакка кайта идем. Шулай, мин бер кунак иткәндә, апам мине булачак тормыш иптәшем – Илфатым белән таныштырды да инде, – дип сөйли башлады Илмира ханым.
Менә шулай итеп, ике яшь йөрәк бер-берсен тәү күрүдән ошатып, бер-берсенә тиң икәнлекләрен аңлап, озакламый, кызга 18 яшь тулгач та, 2007 елның декабрендә матур гаилә корып җибәрәләр. Шул көннән тормышның бөтен мәгънәсен бер-беренә терәк булуда, дус-тату гаиләдә, тәрбияле балалар үстерүдә күреп, гомер йомгагын сүтәләр.

– Авылны мин бик яраттым, шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, мин үзем чит районнан буларак, Борай якларының табигатенең хозурлыгына, гүзәллегенә сокландым, бездә мондый ук матурлыкл юк. Саф һавалы авыл җирендә яшисе килде. Балаларны эшкә өйрәтү өчен дә авыл күпкә уңайлырак. Шуңа читтә яшәүне күз алдына да китермәдем. Бүген авылыбызда гөрләтеп дөнья көтәр өчен, гаилә корып, балалар үстерер өчен шартлар бар, – дип белдерде Илмира Ягудина.

Шулай әңгәмә алып барганда тагы бер бәбәй тавышы ишетелде. Бу исә гаиләнең иң төпчеге уянган икән. Әтисе нарасыйны безнең янга алып чыгып, 11 айлык София белән таныштырды (ә бүген исә нәни София үзенең тәүге туган көнен каршылый инде). Аннары Илмира ханым башка балалары турында сөйләп, безне таныштырып үтте. Иң олысы унҗиде яшьлек Альмир исемле егет булып чыкты, ул Нефтекама машина төзелеше көллиятенең икенче курс студенты. Биредә егет электромонтер һөнәрен үзләштерә. Улларыннан соң кызлары Самира туган, кызыкай 9нчы сыйныф укучысы. Кызларыннан соң янә бер уллары туган, аңа Рушан дип исем кушканнар, ул исә 8нче сыйныф укучысы. Ә балалар бакчасында тәрбияләнүче Мәдинә белән без үзебез таныштык инде.

Илмира Илфир кызы декретка кадәр әлеге авылдагы клубта эшләгән. Ә ире Илфат Рәзит улы үзен төрле эшләрдә сынап караган. Бүгенге көндә алар мал-туар үрчетеп, кош-корт асрап, җәйләрен исә бакча тулы яшелчә үстереп, дөнья куалар. Күпбалалы гаилә тормыш авырлыкларына бер дә зарланмый. Алар хәләл малны тир түгеп табып, булганына шөкрана кылып, барлыкта-муллыкта яшиләр.

– Авыл җирендә эшнең бетәсе юк инде ул. Мәшәкате күп булса да, проблемасы чыгып торса да, эше барның ашы да бар. Хезмәттән курыкмыйбыз, барын да үзебез эшләргә тырышабыз. Шөкер, үзебезнең техника да бар. Барлык эшләрне без бергә башкарабыз, шулай җиңел дә, күңелле дә ул. Шулай итеп балаларны эш сөяргә өйрәтеп үстерергә тырышабыз, алар үзләре дә моны күреп үсәләр инде. Ишле гаиләдә балаларның хезмәт сөючән, бер-берсенә ярдәмчел, тәртипле булып үсүләре күптән сыналган бит. Шөкер, хезмәтебезнең нәтиҗәсен дә күрәбез, – ди бүгенге тормышларыннан канә-гать булган хуҗабикә.

Сүз дә юк, терлек асрау күп хезмәт, тырышлык сорый торган эш. Шул ук вакытта зур гаиләне тәрбияләү авыр түгелме, дип сорагач:

– Дөнья йөген икәүләп тартканда, аның бер кыенлыгын да күрмим. Күмәк гаиләдә үскәнгәме, балаларыбыз да үзаллы, бик үткер, ярдәмчел һәм тырыш. Балаларыбыз – зур ярдәмчеләребез. Күпбалалы гаилә булырбыз дип уйламаган да идем, ләкин мин Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле, миңа шундый бүләк бирүенә. Күпбалалы булу авыр түгел, рәхәт кенә. Кызмы ул, малаймы – аерма юк, һәркайсы газиз, һәрберсенең дөньяга килүе зур шатлык. Һәр бала үз ризыгы белән туа, саулык булсын, һәммәсен аякка бастырырбыз. Аллаһка шөкер, дәү әниебез дә кырыбызда. Безнең өчен ул бик зур терәк. Балаларны тәрбияләргә дә, йорт эшләрендә дә булыша ул, – дип тәмамлады әңгәмәбезне бәхетле ана.

Мондый гаиләләр илебездә күбрәк булса, балалары тәр-бияле, акыллы булып үсәрләр. Сөешеп яшәгән шушындый парларның шөкер итеп яшәү-ләре соклануга гына лаек.

Гаилә – күпмилләтле дәүләтнең нигезе
Гаилә – күпмилләтле дәүләтнең нигезе
Автор: Чулпан Губаева
Читайте нас