-16 °С
Болытлы
– Торак пунктларны төзеклəндерү мəсьəлəлəре авыл билəмəсе хакимиятенең аерым контролендə тора. Урамнарны ремонтлаудан алып авыл җирлеклəре территориялəрен санитар чистартуга кадəр билгеле бер күлəмдə эшлəр башкарылды. Барлык төзеклəндерү эшлəрен Башкортстан Республикасы Башлыгы ярдəме белəн башкара алабыз, – дип, Чалкак авылы советы эшчәнлеге турында тулы отчет белән аның башлыгы Ришат Нигамәтҗанов таныштырды.