

– Төрле халыклар кушылып, безнең күпмилләтле Русия оеша барды. Илдә яшәүче халыклар мәдәниятенә һәм традицияләренә, рухи кыйммәтләренә тулы хөрмәт. Нәкъ менә шуңа күрә гасырлар дәвамында кыйммәтләр бездә уртак. Тышкы яктан алар, һичшиксез, бер-берсеннән аерыла. Һәм бу – бик мөһим, бу яхшы, моны сакларга кирәк.
Владимир Путин,
Русия Федерациясе Президенты.
Ул, шулай ук, иң мөһиме Русиягә кергән халыкларга, аларның мәдә-ниятенә һәм традицияләренә, рухи кыйммәтләренә тулы хөрмәт күрсәте-лүен ассызыклады. Русия халкын уртак җирне, гаиләләрне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне сакларга омтылу бер-ләштерүен, мондый бердәмлек иң куәтле һәм көчлесе булып торуын да белдер-де ул.
Владимир Путин узган елның 25 декабрендә кул куйган указы нигезендә 2026 елны Русия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итте. Башлангыч 2025 елның 5 ноябрендә Кремльдә милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышында Бөтенрусия казак җәмгыяте атаманы Виталий Кузнецов тарафыннан тәкъдим ителде. Ул милли бердәмлекне, халыклар арасында тынычлык һәм татулыкны ныгытуга юнәлтелгән.
Чараларны уздыру буенча оештыру комитеты рәистәшләре итеп Президент Хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова билгеләнде.
Шушы көннәрдә ил Хөкүмәте тарафыннан Русия халыклары бердәмлеге елының рәсми логотибы расланды. График символ итеп Мәскәүдә Кызыл мәйданда урнаштырылган Минин һәм Пожарский монументының сурәте сайланган. Авторлар фикеренчә, һәйкәл образы Русиянең төрле халыклары вәкилләре тырышлыгы белән формалаштырылган тарихи кыйммәтләрнең бердәмлеге, гражданлык теләктәшлеге һәм дәвамчанлыгы метафорасы буларак чагылыш таба.
“Россия” милли үзәгендә “Русия – гаиләләр гаиләсе” дип аталган марафон Русия халыклары бердәмлеге елына старт бирде. Элегрәк аларның рәсми сайтында хәбәр ителүенчә, марафонда Русия Федерациясенең 89 төбәгеннән төрле халыкларның 2,9 меңнән артык вәкиле катнаша. Ул шулай ук 1 меңгә якын яшьләр проектлары вәкилләрен һәм 50дән артык чит ил кунакларын берләштерде. Форумда төбәк яшьләреннән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләреннән 20дән артык вәкил кергән Башкортстан делегациясе катнашты. Игътибар үзәгендә – йөзләгән милләтләр бер гаилә булып яшәгән дәүләт буларак Русиянең уникальлеге.
Русия халыклары бердәмлеге елының төп максаты – һәр халыкның уникальлеген ассызыклау, телләрне, гореф-гадәтләрне, тарихи хәтерне һәм мәдәни үзенчәлекләрне саклауга һәм үстерүгә, ярдәм итү, бу дәүләтнең иминлеге һәм бәйсезлеге нигезе булып тора.
Фото: http://www.kremlin.ru/events/president/news/79744