Аларның исемнәре якташларыбыз арасында билгеле һәм безнең киләчәк буыннарның хәтерендә саклана. Шундый шәхесләрнең берсе – Октябрина Федоровна Володина. Аның турында язманы “Алга”ның 1966 ел, 8 март, 29 санында таптым, ул “Гомум хөрмәткә лаеклы” дип исемләнгән, авторы М.Абазова.
“Укытучы! Ул нинди якын һәм мактаулы исем. Аңа укучы балаларның зурлау хисе генә түгел, ә бәлки бөтен халык ихтирамы юнәлтелгән. Кайда гына булмасын, аң-белем бирүчене мактап телгә алалар, аңа зур ышаныч баглыйлар. Октябрина Федоровна да әнә шундыйларның берсе. Ул 1949 елдан башлап Борай урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Укучылары, иптәшләре дә аның турында югары культуралы, оста педагог, ягымлы һәм яхшы иптәш дип сөйлиләр. Аны белгән күп укытучылар методик күрсәтмәләр алу өчен генә түгел, бәлки тормышта килеп туган авыр мәсьәләләрне хәл иткән вакытта киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итәләр.
Иптәш О. Володина педагогик эш остасы, тәҗрибәле һәм хәзерге заманның алдынгы кешесе. Ул үз эшен сөеп башкара, һәрвакыт бөтен акылын һәм көчен эшкә бирә. Аның дәресләре тыныч та, җанлы да, кызыклы да үтәләр. Һәрбер дәресне яхшы хәзерлек белән, идея-политик эчтәлекле итеп алып бара. Иптәш Володина дәресендә үтелә торган темалар дөрес һәм ачык тасвирлана. Тыңлаучылар үзләрен хәтта сөйләнә торган дөньяда яшиләр төсле тоялар. Тормышның гүзәллеген, кешеләрнең матурлыгын һәм батырлыгын яңадан да тирәнрәк күрәләр. Укучылар шундый гүзәл сыйфатларны үзләрендә булдырырга омтылалар.
Укытучы шундый булырга да тиеш. Чын педагог булу өчен үз өстеңдә бик күп эшләргә, ару-талуны белмәскә, хезмәтеңне сөяргә кирәк. Октябрина Федоровна шундый сыйфатлары белән районыбызның тел һәм әдәбият укытучылары арасында танылган кеше. Шуңа күрә район халык мәгарифе бүлегенең методик кабинетында рус теле һәм әдәбияты җитәкчесе итеп билгеләнде ул. Бу өлкәдә дә ул зур гына эш башкара.
Мәктәптә рус теле һәм әдә-бияты түгәрәгенең җитәкчесе дә иптәш Володина. Ул үзе кебек үк сүз осталары хәзерли. Түгәрәк членнары хәзерге чор совет шагыйрьләренең поэзияләрен өйрәнәләр. Алар Н.Островский батырлыгын кабатлаган, Бөек Ватан сугышында дөм сукыр калган, сугыштан соң укып шагыйрь булган Эдуард Асадовның тормышын һәм иҗатын өйрәнделәр. Түгәрәк членнары класстан тыш уку буенча яхшы итеп хәзерләнгән беседалар үткәрәләр.
Октябрина Федоровна – оста тәрбияче, укытучы, сүз остасы. Шуңа күрә дә аны һәркем ярата, аның эше, тырышлыгы һәм осталыгы белән горурлана. Без аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.”
Володина Октябрина Федоровна Брянск өлкәсенең Белые Берега станицасында 1927 елның 10 сентябрендә туган. 6нчы сыйныфны тәмамлап, 1941 елда Тамбовка эвакуацияләнә, аннан – Уварово шәһәренә, 1945 елда мәктәпне шунда тәмамлый. Һәм шул ук елда Тамбов педагогия институтына укырга керә. 1949 елда институтны тәмамлаучылар төркемендә, «Башкортстанга яшь белгечләр» чакыруын кабул итеп, Октябрина Федоровна Уфа шәһәренә, БАССР мәгариф министрлыгына килә һәм Борай урта мәктәбенә юллама ала.
Бу мәктәптә ул 33 ел, 25 ел – рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 4 ел (1967-71 еллар) сыйныфтан һәм мәктәптән тыш эшләрне оештыручы булып эшли. Алдагы дүрт елда (1971-1975 еллар) 2нче мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли. Үзенең педагогик эшчәнлеге елларында Октябрина Федоровна рус теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли, штаттан тыш методист була, Бөре педагогия институты студентларының практика алдын үткәндә, укытучыларның квалификациясен күтәрү курсларында рус теле укыта, студентлар һәм укытучылар өчен күрсәтмә дәресләр бирә, мәктәптә һәм районда методик берләшмәләр утырышларында катнаша, республика педагогик укуларында, диспутларда катнаша, укучылар чыгышлары белән әдәби кичәләр (монтажлар, пьесалар, нәфис уку) үткәрә.
Володина О.Ф. хезмәт эшчәнлегенең барлык елларында зур иҗтимагый эш алып бара. Ул ике тапкыр халык депутатларының район Советына депутат итеп сайлана, район Советы башкарма комитеты әгъзасы була, 10 ел БАССР Югары судының халык заседателе була, җирле комитетның, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитетының һәм Башоблсовпрофсоюзлар Советының берничә составында эшли, берничә ел Кино университеты проректоры, халык университетының әдәбият факультетында укытучы булып эшли. Халык мәгарифе эшендәге һәм иҗтимагый эштәге казанышлары өчен Октябрина Володина күпсанлы Мактау грамоталары, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе, «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнә, «РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы»дигән мактаулы исемгә лаек була.
Октябрина Федоровна 60 елдан артык Бөек Ватан сугышында катнашкан Галиев Хәниф Миңнемулла улы белән парлы, тигез яшиләр, ике ул үстерәләр. Намуслы, тыйнак һәм ярдәмчел, яраткан эшенә чиксез бирелгән, зирәк педагог, нечкә психолог һәм кеше күңелен белүче. Бөтен хезмәт гомерен ул балаларга багышлаган. Аның укучыларының гомум санын санап бетерерлек тә түгел.
Халык мәгарифе ветераны, күп еллар район мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән Рафаэль Искәндәров Октябрина Федоровнаның 55 яшьлек юбилеена багышланган сәламләү хатында болай дип язган: “Сездә һәрвакыт кешеләргә, бигрәк тә балаларга һәм укытучыларга карата зур мәхәббәт зур урын ала. Сезнең характерда югары идеялелек һәм киң караш, инициатива һәм эшлеклелек, әхлакый чисталык һәм кимчелекләргә карата килешмәүчәнлек бергә кушыла. Сездә бөтен нәрсәгә һәм һәр вак-төяккә җитди караш. Сез беренче булып башкалар күрмәгәнне сизәсез. Сез беркайчан да күзгә-күз карап сөйләшергә, кайчакта ачы дөресен әйтергә оялмыйсыз. Сезнең гаделлегегез, ихласлыгыгыз, иң мөһиме – яхшы ниятегез безне буйсындырды. Моның өчен сезне балалар ярата һәм аларның әти-әниләре хөрмәт итә…”
2024 елның 15 апрелендә Октябрина Федоровна Володина вафат булды.
Октябрина Володина – бөек шәхес, аның кебек кешеләрнең язмышлары киләчәк буыннары өчен үрнәк, ә алар турындагы истәлегебез хезмәтләре өчен рәхмәт булсын.