Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль , 13:11

Борайда удмуртлар милли-мәдәни берләшмәсенең хисап-сайлау җыелышы үтте

Бүген, 5 февральдә, Борай үзәк район китапханәсендә Борай районы удмуртлары милли-мәдәни берләшмәсенең хисап-сайлау җыелышы булды. Ул илдә Русия халыклары бердәмлеге, республикабызда Зур һәм тату гаилә еллары кысаларында үтте.

Борайда удмуртлар милли-мәдәни берләшмәсенең хисап-сайлау җыелышы үтте
Борайда удмуртлар милли-мәдәни берләшмәсенең хисап-сайлау җыелышы үтте

 Көн тәртибе буенча урындагы берләшмә җитәкчесе Лилия Атнафикова  тарафыннан 2025 елга йомгак ясалды һәм киләсе елга план тәкъдим ителде. Чарада хакимият башлыгының социаль һәм эчке мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, Тәтешле районының удмурт тарихи-мәдәни үзәге вәкилләре Радик Рәхимов һәм Рудольф Гафуров катнашты.
2025 елда гына түгел, узган елларда да башкарылган эшкә күзәтү ясалды, бүгенге көн тәртибендәге мәсьәләләр каралды. Телне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чаралар, мәдәни программалар, проектлар турында мәгълүмат бирелде. Удмурт телендә нәшер ителә торган гәзит-журналларга язылуны киңәйтү мәсьәләсе күтәрелде. 30 апрельдә Югары Тәтешле авылында узачак хисап-сайлау конференциясенә делегатлар сайланды. Агымдагы 2026 елга планлаштырылган чараларның берсе – яшьләр арасында удмурт мәдәниятен популярлаштыру, үсеп килүче буынны милли чараларга җәлеп итү, ата-аналар, мәгариф учреждениеләре белән интеграцияләүгә һәм милли тәрбия эшен алып баруга юнәлдерелгән проектлар булдыру. Җыелышта катнашучылар, делегатлар агымдагы елда эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен көчләрне берләштерергә кирәклеген билгеләп үттеләр.14:55

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас