Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль , 15:42

Тепляк авыл биләмәсендә еллык отчет җыелышы үтте

Авыл биләмәләрендә еллык отчет җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы бүген, 4 февраль көнне, Тепляк авыл биләмәсендә үтте.

Анда район Советы секретаре Илшат Камалов, районның төрле оешма җитәкчеләре, авыл советы депутатлары һәм авыл биләмәсе халкы катнашты.

Биредәге авылларда узган елда эшләнгән эшләре һәм киләчәккә планнары белән авыл биләмәсе башлыгы Мадис Раянов чыгыш ясады. Утырышта “Коробейников”, “Гыйльмаутдинов” крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары да үзләренең хуҗалык эшләренә отчет тоттылар.

Соңыннан фикер алышулар булды. Халыкны кызыксындырган барлык сорауларга җентекле җаваплар бирелде һәм барысы да алга таба карау өчен контрольгә алынды.

Автор: Чулпан Губаева
Читайте нас