Җәмгыять
30 гыйнвар , 06:30

Бай традицияләрне торгызып

“Аек авыл” республика конкурсы республикада Бөтендөнья башкортлар корылтае башлангычы белән 2019 елдан үткәрелә.

Аның төп максаты ─ аек һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, халыкны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү, игелекле эшләргә дәртләндерү.

Әлеге конкурс ярдәмендә Башкортстанда социаль әһәмиятле мәсьәләләр хәл ителә. Алкоголизм белән көрәшүдән тыш, конкурс төзекләндерү мәсьәләләрен чишүгә дә юнәлтелгән. Конкурс акчалары исәбенә җиңүче торак пунктларда парклар, балалар мәйданчыклары, яңа коммуналь техника барлыкка килә, урамнар төзекләндерелә.

Борай районы – “Аек авыл” проектында иң актив катнашучы районнарның берсе. Иң мөһиме, халыкның берләшүе, оешып, алга куйган планнарны тормышка ашыруы, туган авылларына булган сакчыл караш, яшь буында патриотизм тәрбияләү. Быел безнең район данын яклап, “Аек авыл” конкурсында Яңа Ялдәк авылы катнаша. Авыл халкы аеклык акциясен бердәм хуплады.

– Яңа Ялдәктә тату, хезмәт сөючән кешеләр яши, алар өчен сәламәтлекне саклау, балаларда аек яшәү рәвеше кыйммәтләрен тәрбияләү мөһим. Ә бу дөрес гадәтләр булганда, үсәргә һәм алга барырга омтылганда гына мөмкин. Безнең барлык чаралар да шуңа юнәлдерелгән, – дип билгеләде авылның активисты Гәүһәрия Зарипова.

Шулай ук ул авылда конкурс кысаларында оештырылган чараларны санап үтте. Яңа Ялдәктә өлкәннәр һәм балалар өчен спорт ярышлары, милли бәйрәмнәр, авылны төзекләндерү буенча өмәләр, алкогольгә каршы акцияләр, рейдлар да бик еш уза. Шуларның берсе – «Бизәкләр дөньясы» дип аталган кул эшләре түгәрәге.

Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылык билгесе булып саналган. Татар халкы элек-электән үзенең үзенчәлекле кул эшләре, гореф-гадәтләре белән аерылып торган. Бер карасаң, хәзерге заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез кебек, кибетләрдә бөтен нәрсә дә бар. Әмма шуңа карамастан, кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым югары бәяләнә.

– Безнең беренче дәресебез корамалы эшкә багышланды. Төсләрне һәм тукымаларны ничек сайлап алу серләрен белдек, традицион орнаментлар һәм җыю техникасы белән таныштык, –  дип сөйләде Гәүһәрия Әгъмал кызы.

2026 ел илдә “Русия халыклары бердәмлеге” елы дип игълан ителде. Бу чара шуңа да бик әһәмиятле – бу түгәрәк «Аек авыл» конкурсы кысаларында оештырылган һәм аның төп максаты булып башкорт, татар һәм республиканың башка халыкларының бай традицияләрен торгызу һәм алга таба тапшыру тора. Ялдәклеләрнең авылда яшәүче молдован, рус, мари халыклары вәкилләре белән аларның халык эшләре, орнаментлары белән танышып, шулай ук эшләрендә актив куллану нияте дә бар.

Автор:Зәһинә Ибәтуллина
Читайте нас