

Геройларыбыз язмышлары турында балалары, оныклары, якыннары, күршеләре язып торалар, шөкер. Редакциягә килгән чираттагы хатны сезгә дә укытасы килә. “Алга”ның 59нчы герое Зоха Ситдикова турында ул.
Бер көнне әнием Борайга китте һәм кире әйләнеп кайтмады. Әйе, ул анда эше буенча гел бара иде. Тик, кич җитүгә кире әйләнеп кайта иде. Бу юлы кайтмады. Мин аны караңгы төшкәнче капка төбендә утырып көттем. Кыш булу сәбәпле туңдым, каттым, тик өйгә керәсе килмәде. Өй эче ничектер караңгы, ямьсез, салкын булып тоелды. Урамның теге очта күренгән һәрбер кеше шәүләсендә әни кайтадыр дип, дүрт күзләп көттем. Әти дә, әни дә өйдә юклар. Әллә кая булалар да куялар, дип үртәлеп, бераз ачуланып та алам, елыйсы да килә.
Карга каткан юеш бияләйне салып, җылы тынны өрә-өрә кулны җылытырга тырышам, барып чыкмый. Аны алыштырып чыгарга теләдем. Мин, өйгә кереп чыккан арада, әти кайтып җитте. Аның артыннан бастырып Мөмкинәт әби килеп керде. Үзе хафалана, әти белән нәрсәдер турында сөйләштеләр дә, безне Мөмкинәт әби үзе белән ияртеп алып чыгып китте.
– Әйдәң, балалар, бүген бездә кунарсыз инде, әниегез Борайда калган, ул кайтканчы мин сезне карап торам, – дип, апам белән икебезне җитәкләп, үзләренә таба эләктереп алып китте.
Аның күңелсез йөзенә карап, безне жәлләп, ниндидер сүзләр сөйләвенә игътибар итеп, әни белән ниндидер күңелсез вакыйга булуын бик тиз аңлап алдык. Әни кая дип, елый башладык. Безгә карап, безне жәлләп әби елый, аңа карап без елыйбыз. Иртәгә кайта, сез йоклап торуга кайта, дип безне алдый. Без ни, биш яшьлек бала-чага, аңа, теләсәк тә, теләмәсәк тә ышанырга мәҗбүр булдык. Әйе, икенче көнне дә, өченче көнне дә әни кайтмады.
Без капчыкта ятмый, дигәндәй, икенче көнне күрше хатыннары сөйләшкән чакта, әниләр кичен кайткан вакытта автобуслары юл һәлакәтенә эләгүен аңладык. Безнең әни, бердәнбер медицина хезмәткәре булу сәбәпле, андагы бөтен яраланган, җәрәхәтләнгән кешеләрне иң беренче Борайга озатканы, аннан соң гына үзе дәваханәгә эләгүе ачыкланды.
Аллаһның рәхмәте белән бер җире дә сынмаган. Җәрәхәтләнгән кешене алып килеп, врачлар кулына тапшыргач кына:
– Нигә стеналарыгызны кызыл төскә буядыгыз, элек ак иде, матур иде, – дигәч, кабул итү бүлмәсенең шәфкать туташлары әнигә дә игътибар биргәннәр. Карасалар, башының арт ягында, бәрелү сәбәпле, тагы бер баш булып башы кабарып шешеп чыкканы ачыкланган. Баш мие селкенүе белән әнием дә дәваханәдә бер айга торып калды.
Ә без аны көттек, нык итеп көттек. Авыл капкасы янына барып басабыз да, тау башыннан күренгән, ерактан килгән машиналарны зарыгып көтеп алабыз. Якынаеп килгән машина эчендә әни күренмәгәч, кәефләр нык итеп кырыла. Авыл капкасын ачабыз да, машинаны үткәрәбез. Кызык. Машина йөртүчеләр, үтеп барышлый пипелдәтәләр, елмаялар, кул болгыйлар да, безгә тиен акча сибеп китәләр. Без аптырыйбыз. Сибелгән акчаны калдырып буламыни?! Җыеп алабыз да Мөмкинәт әбигә илтеп тапшырабыз.
Әле уйлап карыйм да, иң беренче Аллаһка ялвару, аңа табан борылу, эчкерсез бердән-бер теләк, әнине кайтару теләге, алдагы булачак барлык авырлыкларны да зарланмый гына үткәрү турында, Аллаһ каршында сүз бирү дә, шунда, авыл капка төбендә булды. Барысына да риза булырмын, тик әни исән-сау кайтсын, дигән теләгәем, әле дә булса хәтеремдә.
Әни кайткан көнне безнең шатлык эчкә сыймады. Ул булгач, каралган дөнья яктырып, киңәеп киткәндәй булды. Тик, шул көннән алып, безнең бала чак, шау-шулы уеннар, дөпелдәп басып йөрүләр балалыкның теге ягында калды. Әнинең башы авырту сәбәпле без аяк очында гына басып йөрергә, тавыш-тын чыгармаска, балаларда булган чыр-чулыкны бастырып, күренми дә, сизелми дә торган хәләткә килеп, яңача тормышта яшәргә өйрәндек. Бу вакытта без барысына да риза идек, тик әни генә өйдә, безнең белән булсын дип, әнигә шулай үзебезчә булышырга тырыштык…
Еллар үтсә дә, бу вакыйга әнине югалту куркынычы булып минем уемда һәрвакыт истә булды. Аллаһка мең рәхмәтлемен, әнием исән калды. Олы яшькә җитте. Әни назыннан, киңәшләреннән мәхрүм итмәде. Безнең өчен әни маяк булды. Акны карадан аерырга, олыларны олы итеп, кечеләргә дә ихтирам белән карарга өйрәтте. Булдыра алганча яхшылык эшләргә, кулың белән эшли алмасаң, сүзең белән, алай да булмаса, елмаеп булса да, кешеләргә булышып яшә, диде.
Кайберәүләр, кем соң ул, синең әниең, диярләр. Сүз, минем сөекле әнием, Гыйльфанова Шәмсезоха Хәлим кызы турында бара. Дөньялыкта аны барысы да Зоха дип беләләр иде. Ул, 2022нче елның өченче сентябрендә безне калдырып, мәңгелек йортка күчте. Әле, аның әйберләрен барлаганда, үз куллары белән язып калдырган истәлек хатирәләре дәфтәре килеп чыкты. Шуларны сезгә дә җиткерәсем килә. Кемдер үзенең яшь чакларын искә алыр, кемдер үзен танып алыр, бәлки. Бу дөньяда тарихчылар язган ил тарихы гына түгел, гади халыкның, ыруның да үз тарихы бар икән. Әнием үткән, үз тормышын тасвирлаган елъязманың өзеген тәкъдим итәм.
“Мин үземнең дөньяви тормышымны, күңелемдәге киче-решләремне, күңел дәфтәренә язарга телим…
Уйлыйм-уйлыйм да, һич уйларның ахырына барып чыга алмыйм. Ни өчен яшим? Бу тормышта ничәмә-ничә төрле язмыш. Нәрсә ул бәхет? Кайда ул бәхет һәм башкалар…
Әйе. Кайда ул кешеләргә карата изгелек, яхшылык һәм дә явызлык? Ни өчен?
Әйе. Уйлар, хыяллар диң-гезендә бер йөзеп алырга уйлыйм.
Мин Даут бабай нәселеннән. Ул Караидел ягыннан ун малае һәм бер кызы белән хәзерге Борай районы Даутлар авылы җиренә күченеп килгәне билгеле. Авылның исеме дә аның исемен йөртә. Аның җирләре дә шактый күп булган. Хәмәтдин хәзрәт язмалары буенча, елга исемнәре белән, ул җирнең чикләре билгеле булган. Кызы үсеп буй җиткәч, аны кияүгә Таз ыруына биргән. Даутлар авылы белән Яңа Таз арасында булган урманлыгын кызына бүләк иткән. Ул җирне хәзер Таз урманы дип, йөртәләр.
Даут бабаның беренче улы Хәмит, аның улы Зәйнулла, аның улы Әсадулла, аның улы Корбангали, аның улы Хәйрулла булган. Хәйрулланың алты баласы булган, тик алтынчысы, кызы Гакифә генә исән калган. Калганнары бала чакта ук вафат булганнар. Гакифә, ул минем әнием була да инде.
Әллә ни ерак та булмаган, бакча артында гына урнашкан йортка кияүгә чыга. Хәлим исемле егет белән үз дөньяларын корып җибәрәләр. Башта абыем Әгъләм туа, соңрак мин дә дөньяга килгәнмен. Шунысы кызганыч, мин әтиемне бөтенләй күрмәдем. Илебезгә фашист гаскәрләре һөжүм иткәч, без ачлык-ялангачлыкка дучар ителдек. Жиңү көнендә шатлыгыбыз чиксез булса да, без ятим идек. Шуларны уйлыйм да, әле булса йөрәк әрни. Әти кайтмады. Хәбәрсез югалды, дигән язу гына килгән. Әти сүзе - нинди олы сүз. Аны әйтү безгә насыйп булмады. Минем әти нинди кеше иде, дип, әнидән сорыйм.
– Ул, кызым, бик матур иде. Шундый баһадир гәүдәле, коңгырт кара күзле, чибәр, кара чәчләре дулкынланып тора. Эшкә уңган, башкарган җиренә җиткереп эшли иде, – ди.
– Эх, ичмасам фотосы да юк, калмаган. Эй, бер булса да күрергә иде әтине…
Үскәндә барысын да күрдек. Ачлык иң яманы, үзәкне өзә, ялангачлык – йөрәкне изә иде. Әни, 1941 елның беренче ноябрендә мине алып кайткач, икенче көнне үк аны эшкә алып чыгып киткәннәр. Бишенче ай сугыш бара.
Әти торфка эшкә юлланганда абыема өч яшь булган. Әти киткәндә Ванияз елгасына кадәр абыйны күтәреп барган. Әни аның котомкасына ике күмәч тыктым, ди. Әти шуның берсен абыйның куенына кыстырган. “Барың инде, кайтың, балаларны ничек тә кара, без озак тормабыз. Алла боерса, кайтырбыз. Көяләнмә Гакифәм”, – дип, еламыйча гына аерылдык, ди әни. Шулай дөньям караңгыланды, балам, егерме дүрт яшемдә ике бәләкәй кул баласы белән берүзем калдым.
Көтмәгәндә сугыш башланып китте. Әтидән хат килеп төште. Анда: безнекеләрне сугышка ала башладылар, мине дә алырлар инде. Әйберләремне шушы адрес буенча барып алырсың, дип адрес та язган иде. Ике баланы ташлап, мин ничек анда барам инде, дип әнием сөйли иде.
Әйе, әти хәбәрсез югалды. Өчпочмаклы хатта 1941нче елның декабрендә югалды, дип язылган иде. Сугышка керер алдыннан ике ай Мәскәү астында элемтәчегә укыганнар. Бакалы авылында яшәүче Тимерхан бабай белән булганнар. Ул кайтты.
– Безне ике якка аерып җибәрделәр. Бик әйбәт кеше иде. Матур итеп җырлый, гармунда уйнап җибәрә, эчләр өзелә иде, – дип сөйли иде Тимерхан бабай.
Бабай аның турында сөйләгәндә миңа нык рәхәт була иде. Әтинең беренче һәм азакы хаты бер бәләкәй генә ярты биттән торган хат булды. Анда: “Каты сугышлар бара. Иртәгә сугышка керәбез. Исән калсам хат язармын. Балаларны ничек тә кара. Кешедән куркып яшәмә, яме – нык бул, көт. Хәлим”, – дип, язылган.
Әнием гомере буе көтте әтине, өметен өзмәде. Әнием сугыштан килгән, хәбәрсез югалган дигән кәгазьне кулына алып утыра да, уйга кала. Ничек инде, әзмәвердәй таза ир югалсын, ышанмыйм, менә кайтып керер әле, Аллаһ боерса, дип, үзенә үзе җавабын да таба иде. Нык көтте. Олыгаеп, сиксән бер яшькә җиткәндә, Хәлим, син кайтмадың, үзем барам, каршы ал, дип әйтеп салды ул, туган көнендә.
Әни булгач, без ятимлекне бик сизмәдек. Үзебез ничек тә аңа ярдәм итәргә, булышырга тырыштык. Чана, арба дилбегәсенә ябышып тартыша идек. Янәсе ярдәмләшәбез. Ул безне дә тарта. Әй, минем дә балакайларым үстеләр бит, кул арасына керә башладылар, дигән була. Без дә тырышабыз. Биш-алты яшьтә зур булып үстек тә киттек инде.
Өй бәләкәй, тыш суык. Тәрәзәләр бер кат, алар матур итеп бозлана, карлана. Әни эштән кайткач, мич ягып җибәрә. Без абый белән саламны эскертләп бөтереп куябыз. Янәсе утын ясыйбыз. Шуны яга да яга. Безнең ашыйсы килә, ә ашарга юк. Эшкә бара, көне буе анда. Эш хакы юк, хезмәт көне язалар. Өстәвенә 500 сум заем түләтәләр. Подпись итмичә идарәдән кайтармыйлар. Без абый белән елап төшкәч, безне куып кайтаралар. Елый-елый кире кайтканым, әле дә булса хәтеремдә.
Остәвенә, сыерга ашатырга печән җитми, салам белән кушып ашаткан булабыз. Ул саламны колхоз эскертеннән калган, кар астыннан кырып-себереп жыеп кайткан идек. Әниләрне колхоз саламын урлаганнар дип, судка бирделәр. Авылдан тагын ике хатын-кызны. Боларны бишәр елга утыртырга дип, карар чыгарырга уйлыйлар. Апаларның берсе: “Бер кеше ат белән алып кайтты да, мин дә бәләкәй чана белән юлдан жыйдым. Бирегез саламымны, бүген сыерыма ашатырга бер нәрсә дә юк. Сыер үлсә, мин ничек колхозга сөт тапшырам”, дип елый икән.
Бакалыда бригадир булган абзый торып баскан да: Ярар иптәшләр, бу өч апаны жибәрербез төрмәгә, биш елга. Алар анда эшләрләр дә, ашарлар, үлмәсләр. Ә колхоз аларсыз – ничек барыр, кем алар урынына эшләр, ә? Зыяга карап: Ә балаларын, бу жиде баланы, кемгә бирәбез, сиңамы? Оят түгелме, иптәшләр. Алар бит красноармеец семьялары. Ирләре сугышта ятып калган. Ирләре монда булса, монда утырмаслар иде бүген. Колхоз шушы апалар жилкәсендә бит, оят. Үзебез аларга ярдәм итәр чакта, ни йөзегез белән карарсыз быларга. Оят бит, дип төкергән дә, собранияны ташлап, чыгып киткән. Шунысы кызганыч, ул абыйны икенче көнне үк бригадир эшеннән төшергәннәр. Ә әниләрне бер ел буе мәжбүри эш, трудодень бирмәскә, бушка эшләсеннәр дип, кайтарып жибәргәннәр. Ул вакытта без әниләрне төрмәгә ябалар диеп, елашып беттек. Әни кайткач, безне кочаклап, нык итеп елады шунда.
Сыерга салам юк. Ул вакытта өй түбәсен саламнан эшлиләр иде. Шул саламны өй кыегыннан алып төшәбез дә, аны парлап, кайнаган суга салып йомшартабыз. Әзләп булса да шуны ашатабыз.
Кыш үтеп, тамчылар тама башлады. Бер көнне, олы капканы тутырып ачып, безнең абзарга кабыргалары күренеп торган бер мескен хәлендә калган атны кертеп, арт ягыннан да, ал ягыннан да күтәртеп бәйләп куйдылар. Читтән карап торганда ат җептә эленеп торган кебек. “Менә сезгә колхоз аты. Ятса торалмый. Үлсә, сезне төрмә көтә, калса сезгә хәерле”, – дип, аны калдырып чыгып киттеләр. Ат нык жәл, аны сөябез. Өстенә булган чүпрәкне ябып куйдык. Чишмәдән су алып кайтабыз да, җылымса итеп эчерәбез. Ярый әле әрәмә якын. Абый белән сыек тал чыбыгын җыеп алып кайтабыз да, кайнар суга салып эретәбез, балта белән аны тукмап, саламга әйләндерәбез. Шуннан ат белән сыерга ашатабыз. Ходайның рәхмәте, ике ай дигәндә теге үлеп барган атыбыз әйбәтләнде. Инәй сыер җигә торган арбаны җигеп, абыйны утыртып, әрәмәгә утынга китте. Ике-өч бәләкәй агач салып кайтып барганда, бу кеше күреп калган да: “Әәә, аттан файдаланасызмы әле, не бывать этому”, – дип, атны тугарып алып чыгып та китте.
Әни гел сыер җигә. Утынга мине иптәшкә ияртә. Кайтканда, тау башыннан төшкәндә, сыер туктый алмыйча чабып төшеп китмәсенме. Әни сыер янында бара иде. “Балакаем, нык итеп тотын, төшеп калма”, – ди, үзе сыер белән бергә йөгерә. Тау текә. Мин арбага чатырдап ябыштым. Әни имгәнмәсә ярар иде, дип үзем уйлыйм, үзем елыйм.
Беркөнне яңа явып киткән кар өстендә кеше эзләре барлыкка килде. Ул туп-туры бакчага салынган мунча ягына барды. Әни белән мунчага барып керсәк, мичтә су җылыта торган бердән-бер казан юкка чыгуын аңладык. Авыл зур түгел. Фәлән кеше, фәлән кешегә илтеп сатып, биш-алты бәрәңге сатып алган, дип, ишеттек. Әни шунда гауга күтәрмәде, урам буйлап аны ямьсез итеп сөйләп йөрмәде. “Аның балалары бар. Ачлыктан интегәләр, бар, балам, берничә бәрәңгене күчтәнәч итеп илтеп бир”, – диде. Мин шулай иттем. Без алар белән дус булып яшәдек.
Бер елны яз коры килде. Ишем як басуында чәчкән борчак чыкмады. Пешеп китте. Безнең оч балалары, биш-алты бала җыелабыз да, басуга борчак ашарга барабыз. И, тәмле инде. Басу каравылчысы безне куып кайтара.
Яз җитү белән без туябыз. Кузгалак, күк баш, сары баш, какы чыгу белән, без табигать кочагында. Аларны капчыклап җыеп кайтабыз. Әни кузгалакны әрчеп, җеп белән бәйли дә, күп итеп салып пешерә. Башак тулгач та, аны җыеп кайтып, уып, җилгәреп, кыздырып ашыйбыз. Әниләр уракка төшкәч, урман буенда ботка пешерәләр.
Минем Гакифә инәй ачык, мөлаем, сабыр, яхшы күңелле булды. Бер генә дә зарланып яшәмәде. Кич утырып, җырлый-җырлый бәйләм бәйли иде. Туган апалар, ахирәтләре безгә килеп кич утыралар, кул эшләрен башкаралар, берәр вакыйга сөйләп, көлешеп алалар. Әни мич бәрәңгесе сала. Ипи булмаса да, бәрәңге бар. Ярый бакча бар әле, бәрәңге алдатмый, ел да булып тора. Әни безгә кабыгы белән ашагыз, витамин ул, дип, көлә. Безнең авылда киндер, палас сугу һөнәре бар иде. Әни дә аларны еш башкарды. Безгә киндер сугып күлмәк тегеп бирә. Үзе белгәннәрне өйрәтә.
– Балалар, йә, әтиегез кайтыр, әйдәң шуны эшлик, моны эшлик, – дип, безне эшкә өйрәтеп килде. Безне алдашмаска, урлашмаска өйрәтте ул.
Ә әти кайтмады… Мин эчтән генә нык көтә идем, самолет узса артыннан йөгерәм, әтине алып кайт дип, кычкырам. Шулай Күгәрчен чишмәсенә кадәр йөгерәм дә, аннан су эчеп, хәл җыеп, кайтып китәм.
Печән вакытында әниләр колхозга печән чабарга китәләр. Нормасын үтәсә, ул илле сутый, шуңа ике калак шепкән оны бирәләр. Ул сары төстә, ачы он була. Абый белән икебезгә берәр калак бүлеп бирә. Үзе ашамый, мин ашап кайттым, ди.
Мин укырга кердем. Кырыгар бала класста. Китап, дәфтәр юк. Укытучыны тыңлап утырабыз да, шуны сөйлибез дә оценка алабыз. Башта Даутлар авылында, соңыннан Кәшкәләү авылы мәктәбендә укып, балачак елларының шаукымы үтеп китте. Без дә укып чыктык. Абый армияга китте. Мин сарык фермасына кызлар белән эшкә кереп киттем. Сарыклар күп, ике бригада булып эш итәбез. Алы-ялы юк. Авызларын күтәреп торган сарыкларга, мин ял итеп киләм, дип, торып булмый. Көн дә ашарга сорыйлар. Каравылда тормасаң, бүреләр хөҗүм итә.
Шулай эшли торгач, минем дус кызлар Борайга эшкә китәбез, дип сөйләнә башладылар. Мин кемнән кәм, мин дә барам, дип әйтеп салдым. Әйткән сүз, аткан ук. Борайга чыгып киттек. 1962нче еллар. Туганымда торып, тегүче булып эшкә урнаштым. Башта авыр булды, күбрәк укыдым. Анда мине комсомолга алдылар. Алдынгылар рәтендә йөрдем. Хәтта фотога төшереп, почет тактасына да элеп куйдылар. Тырыштым, өйрәндем. Тик минем укыйсым килә иде. Тагы ниндидер нык мөһим эштә эшлисе килә. Борайда кичке мәктәп бар икәнен белеп алдым. Анда рус телен дә укыталар. Егорова дигән укытучы безне рус теленнән укытты. Ничек итеп план төзергә, инша язарга өйрәтте. Бу белемнәр миңа алдагы елларда нык кирәк булыр, дип кем уйлаган. Аңа соңыннан гел рәхмәтле булдым. Борайда өч ел да дүрт ай тегүдә эшләгәндә отпуск алдым. Әнидә бер ай буе печән әзерләдек. Аннан соң ахирәтем Салиха белән беренче тапкыр Уфага медицина уку йортына укырга керәбез, дип, чыгып киттек. Автобус белән Уфага килеп җиттек җитүен, кешеләр төштеләр дә таралышып беттеләр. Без Салиха белән кая барырга да белмичә катып калдык. Шофер, рәхмәт яугыры, безне урамда калдырмады, “Башкирия” кунакханәсенә кадәр илтеп куйды.
Республика дәваханәсе якын, анда өйрәтерләр, дип, үзенчә безне тынычландырды. Баруын бардык, тик бер урын да юк. Без шунда ишек алдында булса да кунып чыгыйк дип, сөйләштек. Якында гына ашханә бар дип, өйрәтеп җибәрделәр. Рәхәт, корсак тук, өс бөтен дигәндәй. Документларны алдык та республика дәваханәсенә юлландык. Андагылар бездән көләләр. Ни өчен дигәндә, авыл кызлары, гадибез, ярым татар, ярым рус дигәндәй. Укырга килгәннәр имеш. Килдек шул. Мине 653нче кеше итеп язып куйдылар. Көлмәң, попытка не убытка, дигән булам. Икенче катта зур зал аудиториядә кешеләр рәт-рәт булып утырганнар. Рәт араларыннан укытучылар үтеп китә. Укытучылар рус теленнән инша язар өчен берничә тема язып куйдылар. Ичмасам без укыган бер тема да юк. Берсенә күз төште:“Ленин биографиясе һәм аның эше”. Ния белми, беләм. Искә төшкәннәрне яза башладым. План төзедем. Ике табак битне тутырдым. Азактан: “Я хочу учиться, учиться, также хорошо работать, честно и добросовестно, как работал Владимир Ильич Ленин”, – дип, тәмамлап куйдым.
Кемнәр шпаргалка алып килгән, аларны куып чыгардылар. Бер атнадан соң гына су буе исемлек чыгарып элделәр. Мин үземне “дүрт”леләр рәтендә таптым. Аннан химиядән экзамен алдылар. Анысын да “дүрт”легә бирдем. Өченче кеше булып биреп чыгып киттем. Тарихтан бер карт бабай экзамен алды. Рус телендә сөйләсәгез билге төшми, татарча сөйләсәгез бер балл төшә дип, әйтеп салмасынмы. Уйладым да, вата-кыра рус телендә сөйләдем. Монда да “дүрт”ле алып чыктым. Группага утыз биш кеше кертелгән. Безне каршы алган укытучы: “Иң яхшы һөнәр – фельдшер-лаборант бүлеге, диде. Ике ел ярым укырга. Авылда фельдшер, шәһәрдә лаборант була аласыз”, диде. Без Салиха белән калдык. Укып чыгып эшкә Борайга кайттык. Мин кияүгә чыктым. Иремне Тепляк авылына эшкә җибәргәч, анда эшкә урнаштым. Анда зур дәваханә иде. Шунда миңа лаборатория ачарга тәкъдим ясадылар. Укуым бар, эшнең рәтен беләм. Ниһаять, лаборатория ачтык. Улым туды. Әрнәш авылына күчендек. Анда кызларым дөньяга аваз салды.
Озак тормый, без Карагыш авылына күчеп килдек. Анда башта шәфкать туташы, соңыннан фельдшер-акушер вазыйфасын алып бардым. Фрунзе, Ленин-Бүләк, Яңа Карагыш, Иске Карагыш авылларын хезмәтләндердем. Элек авылларда кеше бик күп иде. Бала саны да җитәрлек. Һәрберсе өчен җавап бирергә кирәк булды. Хәзер жиңелрәктер, бәлки”.
Әйе, Зоха дип, ишекне шакып, ачып керәләр иде, без бәләкәй чакта. Капка бер кайчан да бикләнмәде, чөнки, чир эш вакытында гына килеп чыкмый. Фельдшерның көне дә, төне дә юк аның. Хәтеремдә, салкын, ачы җилле, буранлы көн төнгә авышты. Зоха әнием медсумкасын әзерләп куйды. Пыяла шприцлары стерилләштерелгән савытта. Дарулар, уколлар урынында. Алар төнге сменага әзерләр. Сәгать өчләр тирәсендә, без йокыга талган мәлдә, ишек шакыдылар. Ачсак, Иске Карагышка кадәр буран ерып Яңа Карагыштан ярдәм сорап килеп керделәр. Апаның теле күкрәгенә җиткән. Нәрсә булганын үзе сөйли алмый. Ире сөйли. Авылга теш табибы кайткан булган. Апаның ике тешен рәттән алган да, киткән. Ә апаның нерв какшау сәбәпле, теле бөтенләй буйсынмый. Я ходай, ул тел бик озын икән ул. Өстәвенә ат арбасында килеп, туңган. Әти трактор эзләп чыгып китте. Ничек тә Борайга алып барырга кирәк. Әни апа белән булаша, укол кадый. Без чәй әзерлибез. Апаны тынычландырып, трактор, машина килгәнче, юлны көрттән арындырганчы, йоклатырга салдык.
Таң ату белән, бераз буран да туктап сыман китте. Алар юлга чыгып киттеләр. Әни караңгы кич белән генә кайтып керде. Апа бер ай дәваханәдә ятып чыкты.
Хәтеремдә, ямьле жәй көнен-дә, күрше Канәфи бабайны ике яктан эләктереп абзыйлар килеп керде дә, тиз генә чыгып сыздылар. Кулыннан кан ага. Әни эштән кайтып кергән чагына туры килде. Ул тиз генә жгут алып чыгып кысып бәйләде дә, вакытын язып шунда кыстырды. Без урындык алып чыгып бабайны утырттык. Апам кулын күтәреп тора, мин, бабай кулына карап курыкмасын дип, башын борып, аны сөйләндергән булам. Циркуль белән пилорамада кистереп, бармакларын өздереп алган. Сизми калдым, ди. Бер бармагы юк. Икесен кулына тоткан. Безгә, җиде яшь тулган бала-чага өчен бу бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Куркырга ярамый. Бабай да паникага бирелә бит. Әни яраларын кысып бәйләүгә, шул арада әти кайтып җитте. Машина белән аны район дәваханәсенә алып киттеләр. Ә без апам белән берәр сәгать, куркудан калтырап утырдык. Әни нишләгәндер, белмим.
Тагы бер вакыйга нык хәтердә уелып калды. Көз көне ашлык нык уңды, без амбарда булышабыз. Караңгы төшү белән бөтен җирне яктыртып, җил-давыл белән гарәсәтле яңгыр башланды. Андый яңгырны гомер итеп тә күргәнем юк хәзер. Чаж да чож яшен туктап тормый. Яуган яңгыр стена булып койды. Без ул чакта амбарда калдык. Әти басуда, жил-давыл комбайнны аударган. Ярый бар да исән. Әни вызовта. Ут сүнгәч, чыра телеп, караңгылыкка карамый бер апаның венасына укол кадап, үлемнән алып калды. Ә инде өйгә кайтканда бер галошы ләмгә ябышып батып калды.
Минем болар барысы да, кичә булган хәл кебек, нык хәтердә калды. Ә андый вакыйгалар тагы әллә күпме. Язып бетерерлек түгел. Ун елдан артык фельдшер булып эшләде әнием. Кырык биш ел медицина өлкәсендә эшләде. Борай дәваханәсендә, башта процедура кабинеты, аннан санэпидемстанциядә лаборант вазыйфасын башкарып хаклы ялга чыкты.
Китапханәдәге бәйрәмнәрдә катнашып, район мәдәният йортында хорда, “Ак калфак” төркемендә җырлады. Спектакльләрдә төрле характердагы рольләр уйнады. Хаклы ялдамын дип, өйдә генә утырмады. Яшәвенең азакы көненә кадәр кеше бездән өзелмәде. Әни мәчеттә укыды. Намазга басты һәм башкаларны да намаз укырга өйрәтте. Белгәннәрен барысына да җиткерергә тырышты. Вафат булгач та, тирә-яктагы авыллардан дуслары, туганнары, хәтта Русиянең төрле төбәкләреннән абруйлы хәзрәтләр, имамнар, хаҗилар аны озатырга килделәр. Гап-гади авыл кызы. Шундый авыр вакыйгаларны да үтеп кеше булып кала ала икән. Безнең өчен ул зур маяк булды. Бу дөньяда яшәве үзе бер бөтен имтихан.
Барыбызга да аны үтеп чыгарга, авырлыкларга бирешмәскә кирәк. Бер-береңә терәк булып яшәргә язсын.