

Ул киләчәгеңне билгеле бер һөнәр белән бәйләргә, яңа дуслар, ә кемгәдер мәхәббәтен дә табарга ярдәм итә. Студентлар – күңелле, шау-шулы һәм бай фантазиягә ия кешеләр.
Менә шундый тиктормас, җитди кешеләрнең берсе – Борай егете, Башкорт дәүләт медицина университеты студенты Вадим Мәрданов белән таныштырып үтәсем килә сезне.
Кечкенәдән шук, бик актив булып үсә Вадим. Район үзәгенең «Гүзәл» балалар бакчасына йөргәндә үк төрле өлкәләрдә үзен сынап карый. Шул вакыттан башлап бер генә конкурс, ярышларда да катнашмый калмый, дисәм тә ялгышмамдыр.
Баштагы мәлләрдә әнисе булышса, соңыннан инде үзе генә бар биремнәрне аткарып чыга егет. Балалар бакчасындагы бу активлык мәктәп елларында тагын да көчәя. Район, республика күләмендәге төрле олимпиада, ярышларда һәрвакыт призлы урыннар яулый Вадим. Биюгә дә йөри, спорт белән дә шөгыльләнә. Җиденче сыйныфта гитарада уйнарга өйрәнә һәм мәктәпне тәмамлаганчы Балалар иҗаты йортының вокаль-инструменталь ансамблендә чыгыш ясый ул. Укудагы уңышлары һәм активлыгы өчен 2023 һәм 2024 елларда “Артек” лагерына юллама ота.
– Вадим кечкенәдән үк кызыксынучан, актив бала булды, берьюлы бөтен нәрсә белән кызыксына, бигрәк тә аңа төрле тәҗрибәләр үткәрү ошый иде. Тәҗрибәләргә мәхәббәтне аңа балалар бакчасында өлкән группадагы тәрбиячесе Ләйлә
Ситдыйкова сеңдерде. Шунда ук дәресләрдә алар кешенең органнарын өйрәнделәр, аны болар барысы да бик кызыксындырды. Өйдә буш вакытында Вадим нәрсәдер сүтә, җыя һәм уйлап таба иде. Вадимга җиде яшь булганда, без аның белән бергә «Золотые руки» дигән фильм карадык, шуннан бирле ул ышанычлы рәвештә врач булачагын һәм гомерләрне коткарачагын хәл итте. Хәзер Вадимга 19 яшь диярлек, һәм әлегә кадәр ул балачакта караган фильм иң яратканы булып кала, ул аны вакыт-вакыт яңадан карый, һәм һаман да, балачактагы кебек үк, тәҗрибәләр ярата һәм һәрвакыт нәрсәдер өйрәнә, – ди улы турында әнисе Ләйсән Әдиб кызы да.
Уку белән беррәттән, мәктәп, районның җәмәгать тормышында да актив катнаша Вадим Мәрданов. Район мәдәният йортында үткән төрле чараларда алып баручы ролен ышанып тапшыралар аңа. Волонтер буларак та үзен уңай яктан гына күрсәтә.
Урта белем алу турындагы аттестатын кулына алганда укырга кайда барырга дигән сорау тумый Вадим алдында. Ул балачак хыялына тугры кала һәм Башкорт дәүләт медицина университетының «Дәвалау эше» факультеты студенты булып китә.
Югары уку йортында да сынатмый ул. Укуын психология юнәлеше белән беррәттән алып баруы да егетнең никадәр тырыш, ныкышмалы булуы турында сөйли.
– Миңа монда бик ошый. Үз көчемне психологиядә сынап карыйм. Бу бик зур тәҗрибә туплау. Хезмәт юлымда боларның барсының да кирәк булачагына шикләнмим, – ди ул.
Болардан тыш, Вадим фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Ул “Социаль челтәрләрнең укучыларның психофизиологик халәтенә йогынтысы: борчылу, когнитив функцияләр һәм йокы сыйфатлары” дип аталган психологик докладын яклап, остазлары тарафыннан хуплау ала. Әлеге вакытта шушы темага фәнни мәкалә әзерли. Язын сораштырулар үткәреп, эшен тулыландырырга ниятли.
«Киләчәккә планнарың нинди? Булачак студентларга нинди киңәшләр бирер идең?» дигән сорауларга:
– Киләчәккә берни дә әйтә алмыйм. Алдагысын Аллаһ белә, диләрме әле. Тик бер генә нәрсәне әйтә алам: укуымны интернатурада тар белгечлектәге табиб булып өлгереп, пациентларым өчен ихтирамлы, файдалы белгеч булырга омтылачакмын.
Ә инде теләкләргә килгәндә, булачак табиб буларак шуны әйтәм: сәламәтлегегезне саклагыз. Сәламәт булганда гына, куйган максатларга, теләгән теләкләргә ирешеп була. Һөнәр сайлауга җитди карарга кирәк, бигрәк тә табиб булырга теләгәннәргә. Врач булмыйлар, алар булып туалар. Моны аңлагач кына бу эшчәнлек өлкәсендә уңышларга ирешергә мөмкин, – дип җаваплады.
“Кешеләрне илһамланды-рырга һәм аларны бәхетле итәргә” дигән кредо белән алга атлый Вадим. Тырыш, акыллы егетнең яулыйсы үрләре алда әле. Вадимның ниятләре, һичшиксез, тормышка ашар, дип ышанабыз, чөнки, яшьлек – канатланып очар чак бит.
Фото Вадим Мәрдановның шәхси архивыннан.