

Ул “Гел беренче” дип исемләнгән, авторы – Ә.Исламов (орфография һәм пунктуация саклана):
“СССР Верховный Советы Президиумы терлекчелекне үстерүдә ирешкән уңышлар өчен 1966 елның 22 март Указы белән районыбызның күп кенә терлекчеләре СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде. Алар арасында “Уйлыш” колхозының дуңгыз карау алдынгысы Миналче Миндиярова да бар. Ул “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән бүләкләнде.
Миналче Миндиярова фермада күп еллар эшләп, үзенең намуслы хезмәте белән дан казанды. Авылдашлары алдынгы комсомолканы район Советына депутат итеп сайлап зур ышаныч күрсәттеләр.
Миналче – халык ышанычын аклый. Хезмәттә алдынгылыкны бирми. Быел җиде айда үзе караган дуңгызлардан 80 бала алып үстерде.
Ул үз эшенең остасы, алдынгыларның эш алымнарын укып өйрәнә. Үзе белгәнне иптәшләренә өйрәтә, тәҗрибәсе белән уртаклаша”.
Күрүегезчә, электән үк гәзиттә төрле һөнәр ияләре, төрле милләт вәкилләре турында язылган. Әлбәттә, алар барысы да хөрмәткә лаек. «Алга»ның 62нче герое Миналче Миндиярова да алар рәтендә.
Кызганычка каршы, Миналче Миндиярованың язмышы турында мәгълүмат таба алмадык. Аның туганнары, балалары, оныклары булса, редакциягә элемтәгә чыгарлар дип өметләнәбез.