Рейтингта икенче урынны Балтач районы алды, анда һәр 1000 кешегә 193 басма язылган. Лидерлар өчлегенә шулай ук 1000 кешегә 180 басма күрсәткече белән Бакалы районы да кергән.
Шунысы куанычлы, бу матбугат басмалары арасында безнең район гәзите “Алга” да бар. Кадерле укучыларыбыз киләчәктә дә район гәзитенең тугры юлдашлары булып калыр дип ышанабыз. Аларга безнең мәкаләләрне яратып укыганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Һәр көн сезгә шатлык һәм бәхет китерсен!
“Алга” гәзите иң изге традицияләргә тугрылык саклап, райондашларыбызның тормышын бизи, эшкә дәртләрен арттыра, яшәү көче өсти. Аны бүген дә республикада иң абруйлы басма буларак бәһалыйлар һәм редакция хезмәткәрләре һәр көнне сезне, райондашлар, иң мөһим, иң соңгы яңалыклар, яхшы хәбәрләр, кызыклы мәгълүмат, яратып укый торган язмалар, реклама-белдерүләр белән таныштырып бару хакына бөтен тырышлыгын салып эшләячәк.
Барлык язылу тиражларының яртысы диярлек-федераль басмалар (48%). Республика гәзит-журналлары тиражы язылуның гомуми күләмендә – 24,5%, район басмалары 27,5% тәшкил итә.
Башкортстанда яшәүчеләр Русия Почтасының сайты һәм мобиль кушымтасы аша дистанцион язылу ысулларыннан актив файдаланганнар. Узган елның июленнән декабренә кадәр алар 7800дән артык гәзит һәм журнал комплектын онлайн яздырганнар. Моннан тыш, республика халкы һәм оешмалары Русия Почтасының «Игелек агачы» хәйрия акциясендә актив катнаштылар.
«Бүген язылуны рәсмиләштерү максималь уңайлы һәм җиңел. Яраткан гәзит яки журналны теләсә кайсы почта бүлекчәсендә, шулай ук өйдә яки офиста – почтальон килү вакытында язып алырга мөмкин. Язылу шулай ук Русия Почтасы сайтында һәм компаниянең мобиль кушымтасында рәсмиләштерелә. Басма яки электрон каталогта исем, индекс яки тематика буенча кызыксындырган басманы тиз табарга мөмкин, ә рәсмиләштерү һәм түләү берничә минут кына алачак», – дип билгеләде Русия Почтасының төбәк идарәсе директоры Ленард Шафыйков.
Фотолар редакция архивыннан.