

“Әле буяу исе дә бетеп җитмәгән больницаның кабул итү бүлмәсендә утырам. Әнә ул, мин көткән кеше – район больницасының врач-хирургы, кызларча җиңел атлап, килеп тә керде. Әнүзә Назаровнаның намуслы хезмәте белән кызыксынучылардан мин беренче түгел, әлбәттә. Әллә шуңамы, әллә инде алдан сөйләшеп куйганга, сорауларым һич гаҗәпсендермәде аны. Ул, җавап бирергә теләп, өстәл янында торган утыргычның аркасына ике кулы белән таянды да, зур тәрәзә аша карашын алсу горизонтка юнәлтте. Баеп баручы кояш та, кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, ахак нурлары белән аның аксыл йөзен кызарып пешкән алма төсенә кертте.
– Безнең эштә ни барысы да мөһим инде, – дип сүз катты Әнүзә Назаровна, зәңгәр күзләрен тәрәзәдән алмыйча. – Бер генә авыруның да гомерен маңгай тиреңне агызмый, аяк-кулларыңны талдырмый саклап алып калып булмый. Ә шулай да кайбер авыруларга шактый катлаулы, авыр операцияләр ясарга туры килә. Ул гынамы соң? Алар савыгып аякка басканчы күпме борчулы минутлар кичерәсең, азмы көч саласың. Кыскасы, үзең бер үлеп тереләсең инде.
Хирург сүзне кайсы гына вакыйгадан да башларга белми. Чөнки алар санап бетергесез, сөйләп бетергесез күпләр шул...
...Беренче звоноктан ук уяна Әнүзә Назаровна. Телефон трубкасын ала. “Берәүне китерделәр. Хәле бик авыр, эче таш кебек каткан”, – диде аңа дежур сестра. Мондый вакытта секундны да әрәм итмәскә кирәклеген белә иде хирург. Ике-өч минут дигәндә киенеп урамга чыга. Сентябрь төненең күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгылыгын ярып, битенә бәреп яуган салкын яңгырны да, күтәрә алмаслык булып аякка уралган балчыкның авырлыгын да тоймагандай, больницага ашыга. Ул гомум бүлмәдә аз гына хәрәкәт ясаудан да коты очып торган, маңгаена борчак-борчак салкын тир чыккан авыруны күрә. Аның йөзе ак чүпрәктәй булып агарган, сулышы кысылган. Җиде үлчә, бер тапкыр кис, ди халык мәкале. Җиде тапкыр үлчәргә туры килми хирургка. “Ашказаны тишелгән, һичкичекмәстән операциягә”, – ди ул. Һәм тиз генә операция ясаучы персоналга хәбәр итәргә куша, ә үзе инструментларны кайнатырга сала.
...Больницага килеп кырык минут үтүгә, авыру операция өстәлендә иде инде.
Бестенов лампасының зәңгәр-су нурлары өстәл өстенә агыла. Чебен очканы ишетелерлек тынлыкта хирургның кыска һәм ачык сүзләре ишетелә:
– Новокаин!..
– Скальпель!.. Кайчылар...
Ә хирургия сестрасы Әнисә Мостафинага бу сүзләрнең кирәге дә юк кебек. Аның күз иярмәс җитез куллары кирәкле инструментны вакытында биреп тора, һәр нәрсә үз уры-нында.
– Чиреңне таптык, барысы да яхшы булачак, – дип тынычландыра хирург авыруны, һәм бөтен көчен, белемен биреп ашказанының тишелгән урынын ямый.
...Операция башлануга 4 сәгать тулганда хирургның “Тынычлык... Ашарга бирмәскә... Пульсларын тикшереп торыгыз!” – дигән сүзләре ишетелә. Ә үзенең йөзендә, тагын бер гомерне явыз үлем тырнагыннан алып калгангадыр инде, шатлык балкый. Дүрт сәгать буена аяк үрә басып торып эшләү, кара тир агызу әйтерсең лә аңа берни дә тормый!
Ул больницадан чыгып, өенә табан атлаганда сирәк болытлар арасыннан таң йолдызы ялтырый, иртәнге әтәчләр кычкыра иде инде. Ә сәгать тугыздан – яңадан эшкә.
Син дигәнчә генә бармый шул бу тормыш дигәнең. Әле алтынчы классны гына тәмамлап өлгергән Әнүзәгә, ата-анасының җылы куенын калдырып, Каратамактан элекке Аскын районының Урмияз авылына күчәргә туры килә. Туганнары арасында медицина работникларының булуы, аларның кеше сәламәтлеген саклау кебек мактаулы эш башкарулары яшь
Әнүзәдә врач булу теләге тудыра.
Шушы теләк Әнүзәгә тырышып укырга этәргеч ясый. Ул урта мәктәпне гел бишле билгеләренә генә тәмамлап, Уфа медицина институтына документларын тапшырырга килә. 1944 елның авырлыгын Әнүзә шәһәргә килгәч тә нык сизә. Магазиннарда азык-төлек юк, вакытлыча гына яшәп тору өчен квартираны да күп михнәтләр чигеп кенә таба. Әле унҗидесе дә тулып җитмәгән кызның башына төрле уйлар килә: “Киләчәктә дә шулай булса, гомум торак та бирмәсәләр... укып булмас ахры”. Җитмәсә тагын... “бездә мондыйларны алмыйлар”, – дип кимсетә бер студент кыз, аның киеменә күз ташлап. Әнүзәнең болай да җил кайсы яктан иссә, шул якка бөгелергә әзер торган тал чыбыгыдай күңеленә бу җитә кала – кайтып китәргә була. Ләкин дөнья изгеләрсез түгел. Әнүзәгә яхшы киңәш бирүчеләр, өметләндерүчеләр табыла. Ул кабул итү комиссиясенә документларын тапшыра, беренче курска алына. Студент еллары... Дәүләт имтиханнары, ... эшкә билгеләү комиссиясенең карары. Һәм менә 1949 елда Әнүзә Назарова Каразирек авылына участок больницасы врачы булып кайта. Монда бер ел эшләгәннән соң ул Борай больницасына күчерелә, райздрав мөдире итеп үрләтелә, аннаң соң – Борай больницасының баш врачы.
Районның үз кадрларыннан хирург булдыру максатында, Әнүзә Назаровна Казанга специализациягә җибәрелә. Алты ай буена тырышып өйрәнү, түземлек аңа күбесенчә ирләр башкара торган хирург эшен яхшылап үзләштерү мөмкинлеген бирә.
Шулай итеп, 1953 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Әнүзә Назаровна хирургия буенча эшли. Бу чорда ул кыска сроклы курсларда булып, зоб, ашказаны тишелү кебек һәм башка күп төрле катлаулы операцияләр ясарга өйрәнә. Әнүзә Назаровнаның медицинада иң җаваплы һәм авыр эш – хирургия буенча уңышлы эшләвен шуның белән генә дә күрсәтергә була: ул һәр ел саен 200дән артык операция ясый һәм операциядән соң үлү бөтенләй булмый диярлек. Ул рентгенолог, дәвалау буенча баш врач ярдәмчесе буларак та күп эшләр башкара. Әнүзә Назаровна үз эшен оста белүе, кеше сәламтлеген саклауга җаны-тәне белән бирелүе, халыкчанлыгы белән районда дан казанган врач. Әнә шуңа күрә олысы да, кечесе дә аны “безнең Әнүзә Назаровна”, дип кенә олылап йөртә. Кешеләр аңа юлда да, җәмәгать урыннарында да, вакыты белән өенә килеп тә мөрәҗәгать итәләр. Ә Әнүзә Назаровна “юлда консультация бирми торганнар”дан түгел. Аларның һәрберсенә эшлекле киңәшләр әйтә, кирәк икән икенче көнгә приемга чакыра.
Эш сөйгәнне ил сөя. Әнүзә Назаровна 1958 елда, алдынгы хирурглар исәбендә, Мәскәүдә РСФСР хирургларының съездында катнаша. Моннан ике ел элек кенә БАССР Верховный Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Республика хирургларының күптән түгел булып үткән киңәшмәсендә дә аны мактап телгә алдылар. Райондашлары дүртенче тапкыр инде район Советына депутат итеп сайладылар. Аның һәм ярдәмчеләренең күкрәгендә коммунистик хезмәт ударнигы значоклары балкый.
Тынгысыз кеше Әнүзә Назаровна җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый. Ул район үзәгендә оештырылган сәламәтлек университетының ректор, хатын-кызлар советы члены. Үзенең белемен күтәрү өстендә дә күп эшли, хирургиядәге яңалыклар белән даими рәвештә танышып бара. Ана булу ягыннан да аның тормышында башкаларга үрнәк булырлык нәрсәләр күп.
Әйе, батыр хезмәт кешесе, кешеләргә гомер өстәүче ул Әнүзә Назаровна. Аның үткән тормыш юлы әлегә әнә шундый. Ә киләчәге – тагын да өметлерәк. Үзенең фидакарь хезмәте белән күпләргә яшәүгә хокук бирер, күпме сабыйларны ятимлектән алып калыр әле ул!”
Геройларыбызның туганнарын, танышларын табып, алар турында мәгълүмат таба алсак, безнең өчен бик шатлыклы. Чираттагы героебыз Әнүзә Назарованың да туганы элеккеге физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Валерий Шәрипов истәлекләре белән уртаклашты. Әнүзә Назарова 1928 елны туган. Уфада медицина институтын тәмамлап, район дәваханәсендә хирург, баш табиб булып хезмәт салган. Соңыннан башкалабыз Уфада төпләнеп, сигезенче санлы дәваханәдә эшен дәвам итә. Гомере генә бик озын булмый, 1978 елны танылган хирург Әнүзә Назарова гүр иясе була. Алар тормыш иптәше Мансур Нәсыйбуллин белән ике ул – Рафаэль белән Наилне тәрбияләп үстергәннәр.
Гомумән, Әнүзә Назаровна-ның барлык яхшы сыйфатлары, нинди кеше булганы Ә.Гәрәев язмасыннан ачык күренә. Чыннан да, 1964 елны басылган мәкаләдә язылганча, Әнүзә Назаровнаның киләчәге өметлерәк булып чыккан, ул республика күләмендә танылган хирург булып, күпме кеше гомере саклап кала алган.