Чара үзәк мәйданда оешкан төстә узды. Гаиләләрне мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Зинфира Булатова сәламләде.
– Барчагызны да бу спорт бәйрәмендә күрүемә бик шатмын. Биредә сезгә күңел күтәренкелеге алып, барлык каршылыкларны җиңеп, уңышка ирешүегезне телим.
Мавыктыргыч ярышта барлыгы тугыз гаилә командасы катнашты. Ярышлар программасы өч эстафетадан торды. Әниләр һәм әтиләр, кызлар һәм малайлар кыюлык, җитезлек һәм тизлектә көч сынаштылар. Барысы да оешкан төстә һәм күңелле үтте.
Барлык конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – Нигъмәтҗановлар гаиләсе, икенче урында – Ягафаровлар гаиләсе, өченче урында – Ногъмановлар гаиләсе. Барлык катнашучылар да Мактау грамоталары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.