Җәмгыять
13 гыйнвар , 03:25

Гәзит тарихы да кеше язмышыдай

 Төрле вакыйгалар, онытылмас хатирәләр чагылыш таба матбугат басмаларында. Алар да кеше гомередәй, бер ишесе, яшен сыман ялтырап ала да, тиз арада юкка чыга. Икенчеләре, киресенчә, шактый еллар дәвамында укучыларын куандыра килә, яңа дуслар табуга ирешә. Ә безнең район гәзите икенчеләр рәтендә. Шөкер, милләт җанлы авылдашларыбыз тырышлыгында, фидакарьлегендә дөнья күргән «Алга» гәзитенең язмышы бәхетле, гомере озын. Татар телендәге басмабыз 2025 елда күркәм юбилеен – 95 еллыгын билгеләде. Бу матур гомер бәйрәме. Әлбәттә, бу вакыт эчендә районның басма матбугаты күп үзгәрешләр кичергән.

Гәзит тарихы да кеше язмышыдайГәзит тарихы да кеше язмышыдай
Гәзит тарихы да кеше язмышыдай


Хәзер матбугат чараларына электрон массакүләм чаралар да өстәлде һәм алар барысы бергә республика, ил, дөнья күләмендә булган иң мөһим вакыйгалар белән даими танышып барырга мөмкинлек бирәләр. Билгеле, укучы үзе өчен иң кызыклы һәм эчтәлекле дип санаган басманы сайлап ала.
Күпләр өчен район гәзите нәкъ шундый басмалардан санала. Ни генә дисәләр дә, ул район кешеләренең тормышындагы һәр вакыйга белән якыннан таныштырып бара. Халыкның фикерләре, дөньяга карашы, уңышлары, борчулары – болар барысы да гәзит битләрендә чагылыш таба, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын проблемаларны хәл итүгә тарта.
Бу катлаулы юлда журналист һөнәренең югары стандартлары, үз укучыларына ихтирамлы мөнәсәбәт, хакимият белән җәмгыять арасында рухи күпер булуны аңлап эш итү төп юнәлеш булып кала.
Беләсез инде, хәзерге вакытта гәзитләргә тираж җыю авыр бирелә. Почта белән хәл авыр. Бүгенге көндә тираж – 2 меңгә якын экземпляр.
Без шулай ук сайтны алып барабыз, социаль челтәрләрдә сәхифәләребез бар. Гәзитне күбрәк уйларга яраткан, серенә, сәбәбенә төшенергә теләгән кешеләр укый.
Басма матбугатны таратуга килгәндә, без электән почтальоннар белән дус булдык, һәр язылу кампаниясеннән соң аларны бүләкләп торабыз. Без алар турында “Алга”да язабыз, бер коллектив кебек эшлибез.
Матбугат көне – республикабызда гәзит-журналлар нәшер итүдә эшләүче төрле профессия кешеләренең – журналистларның, полиграфия хезмәткәрләренең, шулай ук вакытлы матбугатны таратуда хезмәт куючыларның уртак бәйрәме ул. Бу көнне без тугрылыклы әбүнәчеләребез белән дә уртак бәйрәмебез дип саныйбыз. Гәзитебезгә язылуыгыз, аны көтеп алып, кызыксынып һәм яратып укуыгыз, безгә хат-хәбәрләр юллап торуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бу бердәмлек бик озак еллар дәвам итсен иде.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас