Җәмгыять
12 гыйнвар , 05:36

Халыкның ышанычы – безнең хезмәтебезгә төп бәя

 Уникенче гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Борай районында прокурор Әзиф Салихов кулы астында дүрт кеше эшли. Прокурор урынбасары Альфред Хәмитов, прокурор ярдәмчесе Арслан Шәрипов, белгеч Регина Рәхимова законнарның үтәлешенә һәрдаим күзәтчелек итәләр. Шофер Марсель Вәсимов тә үз вазыйфасын җиренә җиткереп башкара.

Халыкның ышанычы – безнең хезмәтебезгә төп бәяХалыкның ышанычы – безнең хезмәтебезгә төп бәя
Халыкның ышанычы – безнең хезмәтебезгә төп бәя


Прокуратура хезмәткәрләре районыбызда законнар үтәлеше сагында торып, күзәтчелек вазыйфасын намус белән башкарып, тормышыбызда мөһим урынны били. Аларның тырышлыгы белән хезмәт хакларын вакытында түләү, кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен, пенсионерларны, балаларны, инвалидларны яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, җинаятьчелек, коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәш һәрдаим игътибар үзәгендә.
– Бүгенге көндә минем алда торган төп бурыч – үзем җитәкчелек итә торган прокуратура органының ничек эшләргә тиешлеген шәхси мисал ярдәмендә күрсәтү. Эшчәнлегем барышында халык белән эшләүнең мөһимлеген, кешенең хокукларын торгызуда чараларның нәтиҗәле, ә хокук бозучылар өчен котылгысыз булырга тиеш икәненә ачык төшендем. Эш барышында аеруча зур игътибарны илкүләм проектларга бүлеп бирелүче бюджет акчаларын максатчан файдалану, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә, пенсионерлар, балалар, аеруча ата-ана каравыннан мәхрүм булган сабыйларга социаль гарантияләрне тәэмин итү, район халкының, бизнес вәкилләренең хокукларын яклау мәсьәләләренә юнәлтәм. Хезмәткә намуслы мөнәсәбәтне дә үземнең төп бурычым буларак кабул итәм. Минем өчен хакимият органына күрсәтмә бирү генә түгел, аның буенча нинди чаралар күрелүе дә мөһим. Кешеләрне тыңлау, алар белән әңгәмә кору – прокурор эшендә иң дөрес алым. Халыктан килеп ирешкән төрле тәкъдим, гариза һәм шикаятьләргә карата игътибарлы мөнәсәбәт тәэмин ителергә, һәр кабул ителгән карар объектив һәм гадел булырга тиеш. Моны район прокуратурасында хезмәт куючылар яхшы белә. Халык белән, бизнес вәкилләре белән ачыктан-ачык сөйләшү дә бик кирәк. Безгә мөрәҗәгать итүче җавапның асылына төшенергә һәм ул аннан канәгать булып китәргә тиеш, – дип белдерде Әзиф Назим улы.
Район прокуратурасына, гадәттә, хезмәт, торак хокуклары, җир закончалыклары бозылу, административ хокук бозулар турындагы законнар белән мөрәҗәгать итәләр. Моннан тыш, аеруча яклауга мохтаҗ булган категория гражданнар: ветераннар, инвалидлар, балигъ булмаганнар, күп балалы гаиләләр һәм аз тәэмин ителгәннәр белән эшләүгә дә зур игътибар бирелә. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең ышанычын яклау өчен, гариза бирүчеләрнең күпьяклы дәлилен тикшерү буенча контроль тәэмин ителә.
Балаларның хокуклары бозылуга аерым тукталасы килә. Прокуратура хезмәткәрләре аларның хокукый яклауга да мохтаҗ булуларын онытмаска тиеш. Монда оператив һәм принципиаль эшләргә кирәк. Бизнес җәмәгатьчелеге белән эшне турыдан-туры диалог рамкасында алып бару шарт. Прокуратура хезмәткәрләре намуслы эшкуарлар белән ачыктан-ачык аралашырга, хокукларын беркем дә кимсетмәсен өчен, бергәләп проблемаларны чишү юлларын эзләргә әзер.
– Үтеп киткән елда хезмәтебездә шактый уңай нәтиҗәләргә ирешә алдык. Болар барысы да – район прокуратурасы хезмәткәрләре коллективының бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсе. Күп кенә уңышларның нигезендә суд, эчке эшләр бүлеге, тикшерү комитеты, шулай ук районның башка хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итү дә тора. Безнең өчен төп үлчәү булып нәтиҗә тора, – дип сүзен тәмамлады Әзиф Назим улы.
Район прокуратурасы киләчәктә дә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тулы һәм сыйфатлы хәл итү өчен барлык чараларны күрәчәк дип ышанабыз.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас