Бу безнең район гәзитенә дә кагыла. Ләкин, шуңа карамастан, район гәзите авыл эшчәннәренә бик кирәк һәм алар аны яратып укый. Гәзит хәбәрчеләре, корреспондентлар белән беррәттән, районның иҗтимагый тормышының уртасында кайнап, үз фикерен, позициясен белдерә белделәр һәм әле дә белдерәләр. Чираттагы геройларыбыз – “Алга” гәзитенең авыл хәбәрчеләре. Алар турында язманы гәзитнең 1966 ел 9 гыйнвар санында таптым. Мәкалә “Тормыш белән бергә атлыйк” дип атала.
“Газета коллектив агитатор һәм пропагандист кына түгел, ә бәлки коллектив оештыручы да. Менә бу мөһим һәм җаваплы бурычларны ул хезмәт ияләренең киң катламының актив катнашлыгыннан башка үти алмый.
Басма газеталар гына түгел, ә бәлки стена газеталары да үз алларына куелган бурычларны үтәүдә киң катлам эшче һәм авыл хәбәрчеләренә таяна. Димәк, һәр газетаның, шул җөмләдән, безнең “Алга” газетасының да төп көче һәм таянычы – эшче һәм авыл хәбәрчеләре. Һәрбер газета саны нигездә алар катнашлыгы белән эшләнә.
1965 елда хәбәрчеләрдән һәм хезмәт ияләреннән редакциягә 2382 хат керде. Шуның 2208 данәсе газетабызда басылып чыкты, 118е тикшерелеп чара күрү өчен төрле оешмаларга җибәрелде һәм шуларның 90 нына җавап килде. Хәбәрчеләребез алдынгылар тәҗрибәсен уртаклашу, алрны производствога кыюрак кертү мәсьәләсенә игътибарны көчәйтә төштеләр.
Редакция Тепляк авылындагы хәбәрче иптәш К.Сабировтан үткән елда 43 хәбәр һәм мәкалә алды. Аларның бөтенесе дә көннең үзәк мәсьәләләрен чагылдырдылар.”
Шул ук мәкалә эчендә Кушманак авылы хәбәрчесе И.Әфләтуновның “Яшьләргә игътибарны көчәйтик” исеме астында язмасы да урнаштырылган.
“Хәбәрче яки стена газеты редакторы булу – почетлы һәм мактаулы эш. Шуңа да инде мин совет матбугаты барлыкка килү белән хәбәрчеләр сафына бастым. Ул вакытта авылларда Совет властен ныгыту, кулакларга каршы көрәш, колхозда хезмәт дисциплинасын ныгыту һәм мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшен көчәйтү мәсьәләләре үзәк урынны алдылар. Без, авыл хәбәрчеләре, газеталарга әнә шулар турында яздык.
Аннары, мин яшьләрне матбугат эшенә өйрәтү турында бер-ике сүз әйтәсем килә. Бездә әле стена газетасы һәм хәбәрчеләр эшенә яшьләрне җәлеп итү һәм өйрәтү һич җитәрлек түгел. Бу мөһим мәсьәләгә партия һәм комсомол оешмалары да игътибар биреп җиткермиләр. Урта һәм сигезьеллык мәктәпләрне тәмамлаган күп яшьләр игенчелектә яки терлекчелектә яхшы гына эшлиләр. Ә аларны стена газеталары редколлегияләре составына һәм хәбәрчеләр сафына җәлеп итү чарасы күрелми. Стена газеталары эшен укытучылар яки культура-агарту учреждениеләре работникларына гына йөклиләр. Бу, минемчә, нормаль хәл түгел. Киләчәктә матбугат эшенә яшьләрне күбрәк җәлеп итик.”
Мин дә И.Әфләтунов сүзләренә кушылыр идем. Матбугат эшенә яшьләр килсен иде.
Ярый әле редакциянең иң ышанычлы дуслары – авылда яшәүче укучылары, хәбәрчеләре бар. Алар үзләренең төп эшләреннән тыш безгә авыллардагы яңалыклар турында язып җибәрәләр. Редакция аларга бик рәхмәтле.
Кызганычка каршы, И.Әфләтунов турында мәгълүмат таба алмадым. Аның туганнары, балалары, оныклары булса, редакциягә элемтәгә чыгарлар дип өметләнәбез.