Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 гыйнвар , 14:08
2

“Алга”ның 95 герое. 59. Зоха Ситдикова

Күрүегезчә, “Алга”ның геройлары гади, эшче кешеләр. Аларның чираттагысы шулай ук гади һөнәр иясе, тегүче Зоха Ситдикова. Аның турында язма гәзитнең 1964 ел 4 ноябрь 132 санында басылган. Мәкалә “Өлгер Зоха” дип атала, авторы – Ә.Муллагалиев.

“Борай көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының тегү цехында уңган кызлар күп. Шуларның берсе – Зоха Ситдикова. Ул бирегә эшкә 1962 елда килә. Эш сөючән бу кыз цех работниклары арасында бик тиз ышаныч казана. Аңа катлаулы заказларны да курыкмыйча йөкләтә башлыйлар.

Аны, өлгер кызны, комсомолга алалар. Иптәшләренең зур ышанычы Зоханы канатландырып җибәрә. Ул тагын да әйбәтрәк эшләргә, актив комсомолка булырга сүз бирә. һәм ул вәгъдәсендә нык тора. Эшен һәрвакыт яхшы сыйфатлы итеп башкара. Октябрь ае планын да арттырып үтәде”.

Кызганычка каршы, Зоха Ситдикова турында мәгълүмат таба алмадык. Аның туганнары, балалары, оныклары булса, редакциягә элемтәгә чыгарлар дип өметләнәбез.

Автор: Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА.
Читайте нас