Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 гыйнвар , 11:59
1

“Алга”ның 95 герое. 56. Риф Гыйльмияров 57. Риф Габдрахманов. 58. Риф Гарипов

“Алга”ның 95 герое рубрикасын дәвам итәбез. Чираттагы геройларыбыз – өч Риф. Алар турында язманы гәзитнең 1964 елның 27 декабрендә чыккан 153 санында таптым. Ул “Өч дус” дип исемләнгән, авторы А.Бакиров.

Мәкаләне тулысы белән китерәм (орофграфия һәм пунктуация саклана):

“Кызыл Таң” колхозында механизатор кадрлар ел саен арта бара. Әле МТЗ-5 маркалы тракторларда эшләп йөрүче Рифләр дә соңгы елларда гына киң профильле механизаторлар хәзерләү мәктәбен тәмамладылар. Аларның һәрберсе үз вазифаларына намус белән карый һәм кайда кушсалар, шунда барып һәр эшне төгәл һәм яхшы итеп башкаралар.

Риф Габдрахманов белән Риф Гыйльмияров икесе бер тракторда эшлиләр. Алар быел, йомшак сөрүгә әйләндереп исәпләгәндә, 650 гектардан артык җир эшкәрткәннәр һәм 500 килограммнан артык ягулыкка экономия ясаганнар.

Ике Риф тә эшкә комсомол дәрте белән тотыналар. Күптән инде үзләренең тракторларын һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап куйдылар.

Өченче Риф беренче генә ел эшли әле. Аңа башта МТЗ-2 маркалы тракторны бирделәр. Тырыш егет, искерә төшкән машиналарны нык авызлыклады. Шуңа эш өстендә аның корыч аты ватылып тормады.

Җәй уртасында колхоз яңадан бер МТЗ-5 тракторы сатып алды. Аңа үзен уңганлыгы белән танытып өлгергән, комсомолец Риф Гариповны утыртырга булдылар. Риф Гарипов правлениенең ышанычын аклады. Печән чабу, салам өю, транспорт эшләрен башкаруда булмасын көндәлек норманы даими рәвештә арттырып үтәп килә. Ул да 335 гектар эш башкарып, 310 килограмм ягулыкка экономия ясады. Хәзер өч дус авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда башка иптәшләренә булышалар”.

Чалкак авыл биләмәсенә элемтәгә чыгып, өч Рифнең язмышы турында кызыксындым. Риф Гыйльмияров бүгенге көнне тормыш иптәше Кәшифә апа белән Чалкак авылында яши икән. 

Риф Гыйльмияров 1939 елның 5 ноябрендә Чалкак авылында туган. Гаиләдә дүрт бала тәрбияләнгәннәр. Әтиләре Бөек Ватан сугышында катнашып, яу кырында башын сала. Риф абый кечкенәдән тимер-томыр арасында үскән, техника арасында булган. Шуңа күрәдер дә гомерлек эш итеп механизатор һөнәрен сайлый ул. Лаеклы ялга чыкканчы Риф Гыйльмияров колхозда трактор һәм башка төр техниканы йөгәнли. Тормыш иптәше Кәшифә апа белән өч балага гомер бүләк итеп, бүгенге көнне аларның кадер-хөрмәтен тоеп яшиләр.

Ул чын җир кешесе, диләр Риф Гыйльмияров хакында. Үзенең бәхетен кара җирдән, туган авылы кырларыннан, газиз туфрагыннан тапкан ул. 

Калган ике Риф турында мәгълүмат таба алмадым. Кәшифә Гыйльмиярова сөйләвенчә, алар икесе дә күптән гүр иясе. Әгәр Риф Габдрахманов белән Риф Гарипов турында белүчеләр булса, редакциягә элемтәгә чыгуларын сорыйбыз.

Автор: Загина Ибатуллина
Читайте нас