Электр утыннан башка без тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Кайбер көннәрне ток үткәргечләргә, җиһазларга техник карау үткәрү максатыннан электр бирүне тоткарласалар, яшәеш туктап калган төсле тоела. Әле дә хәтерлим бер елны кышын җепшек кар явып, соңыннан туңдырып җибәрде. Электр чыбыклары үзләренә төшкән авырлыкны күтәрә алмый өзелеп, кайдадыр электр баганалары авып районда ут бетте. Менә күрсәң иде, андагы мәхшәрне: үзе суык, үзе караңгы. Өстәл уртасына шәмнәр, керосин лампалары менеп кунаклады. Ирексездән, әби-бабаларыбызның элекке тормышлары күз алдына килеп, күзләргә яшь килә.
Ә хәзер бөтенләй икенче тормыш. Кирәк икән ут кабызабыз, ансат кына электр ягып өйләрне җылытабыз. Уйлап карасаң, кешеләргә шундый рәхәтлек тудыручы энергетикларның эшен бәяләп бетергесез. Күпме хезмәт, күпме тырышлык, күпме йокысыз төннәр...
Дөрестән дә, ут сүнсә, без ике кулсыз калгандай булабыз. Бүген без сезне һөнәри бәйрәмнәре – Энергетиклар көне алдыннан районыбызда яшәүчеләрнең йортларын электр белән тәэмин итеп, тормышыбызны яктырак, уңайлырак һәм җылырак итүче профессия ияләре белән таныштырырга булдык.
"Нефтекама электр челтәрләре" җитештерү бүлекчәсенең Борай районы электр челтәрләре оешмасында бүген 45 кеше хезмәт куя. Алар барысы да үз эшләрен белеп, яратып башкаралар. Мисал өчен, бу оешманың начальнигы Ришат Вәсветдинов әйтүенчә, коллектив кулланучыларны бер минутка да утсыз калдырмау максаты белән эшли һәм моңа нигездә ирешелә дә.
– Безнең хезмәт күзгә ташлана торган түгел, ләкин безнең системада әз генә өзеклек булса да, ул шунда ук күренә. Телевизорлар, суыткычлар, микродулкынлы мичләр, кер юу машиналары һәм башка көнкүреш техникасының эшләве дә безнең хезмәткә бәйле, – ди Ришат Рамил улы. – Районны ут белән өзлексез тәэмин итү – район электр челтәрләре карамагында. Узган елдагы кебек, быел да ремонт эшләре байтак булды: 5 чакрым электр тапшыру линиясе, 12 трансформатор подстанцияләре, 200дән артык терәк 0,4 кВ һәм 10 кВ электр тапшыру линияләренә алыштырылды. Электрүткәргеч линия-сенең 5 чакрым трассасын агач-куаклардан чистартылды. “Борай” подстанциясендә 110 кВ сүндергечләрне заманчарак сүндергечләргә, барлык саклауларны диярлек цифрлыга алыштырдык.
Энергетикларның хезмәте җиңелләрдән түгел. Аларга электр тапшыру линияләрендәге җитешсезлекләрне, һава торышы нинди булуга карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җайларга туры килә. Моннан тыш, бу әле куркыныч профессия дә. Ул хезмәткәрләрдән зур игътибар һәм җаваплылык һәм, әлбәттә, ныклы белем таләп итә. Чөнки аларның эштәге кечкенә генә хаталары да зур фаҗигагә китерергә мөмкин.
– Һәрбер предприятиедә иң мөһиме – хезмәткәрләр. Безнең югары профессионаллар булганда, көндәлек эшебез тоткарлыксыз үтәлеп бара. Берсен дә аерым әйтәсе килми, ләкин кайберсен телгә алам. Утыз елдан артык эшләгән Илдар Солтанбәков, Азат Кыямутдинов, Илдар Дүсмәтов – үз эшләренең алдынгылары. Участок мастеры Виталий Галәмшин белән үземнең дә эш стажларыбыз 25 елдан артык. Без районның электр линиясенең өзлексез эшен тәэмин итәбез, – дип сөйләп үтте Ришат Рамил улы.
Энергетиклар районыбыз-ның һәм челтәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашып киләләр. Буш вакытларда спорт ярышларында, мәдәни чараларда катнашу һәм уңышларга ирешү – күптәнге традиция. Алар яулаган призлы урыннар һәм ирешкән уңышлар шуны раслый.
Район электр челтәре үз эшенә җаваплы караган хезмәткәрләр хисабына яши, үсә. Мөгаен, бу энергетика осталарын читкә таратмаудан, коллективны саклап калудан, бер йодрыкка туплап хезмәт итә, яши белүдән киләдер. Аларга даимилек һәм тотрыклылык хас. Тотрыклылык булган җирдә эш уңай бара.
Энергетиклар көне – ул елның иң якты бәйрәмнәренең берсе. Тормышыбызда энергетиканың әһәмиятен арттыру авыр, чөнки аңа икътисадның башка тармакларының тормышка сәләтлелеге һәм уңайлылыгы, күп кеше йортларындагы җылылык һәм ут бәйле.
– Һава шартларының нинди булуына карамастан, буранмы, яңгырмы, салкынмы-кызумы, безнең бурыч – кулланучыларны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү. Электр уты баганадан алып һәр кулланучының өенә кереп җиткәнче бар эшне безнең оешма хезмәткәрләре башкара. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан хезмәткәрләрнең һәркайсына сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим. Утларыбыз якты янсын, күңелләребез тыныч, һәркемнең йөзе нурлы булсын, – дип сүзен тәмамлады Ришат Вәсветдинов.