Җәмгыять
10 декабрь 2025, 10:55

Хезмәт кенәгәсендә бер генә язу

– Бүген хәтта кайбер балалар бакчасына йөрүчеләрнең дә кесә телефоны бар. Мондый күренешкә беркем дә аптырамый. Чөнки заманы, чоры шундый. Ә бит кайчан гына авылда санаулы кешедә генә йорт телефоны бар иде. Еракта яшәүче дуслар, туганнар белән аралашу могҗизага тиң хәл иде. Ә мин бар гомеремне шушы элемтә белән бәйләүче булып эшләүгә багышладым, – дип үзенең һәм хәзерге заман үзгәрешләре турында хәтер йомагыгын сүтә башлады элемтә узелы ветераны, телефонистка Альфера Фазлытдинова.

Хезмәт кенәгәсендә бер генә язуХезмәт кенәгәсендә бер генә язу
Хезмәт кенәгәсендә бер генә язу

Альфера апа Тугай авылында Нуридә һәм Миңлеәхмәт Фәттаховлар гаиләсендә дөньяга аваз сала. Туган авылында дүрт класс белем алгач, Борай мәктәбендә укуын дәвам итә. Җиденче сыйныфны тәмамлау белән әнисенә ярдәм итү йөзеннән укуын ташлап, Тугай сарык фермасына эшкә кайтып урнаша. Әмма ләкин биредә эшләргә аңа насыйп булмый. Мурманскида хәрби булып хезмәт иткән абыйсы Рифкат аны укуын дәвам иттерү өчен Ваныш мәктәбенә илтә. Менә шулай Альфера апабызның гомер юлы үзгәреп китә. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, ул инде Тепляккә телефончы булып эшкә керә. Биредә бер ел эшләгәч, Борай телеграфында хезмәт юлын дәвам итә. Ерак араларны якынайтучы буларак үз эшен зур җаваплылык белән башкара.
– Ул вакытта телеграммалар да телефон чыбыгы аша килә иде. Безнең эштә иң беренче урында җаваплылык һәм кизү булу тора иде. Чөнки телефон челтәре аша күпме кешеләрне тоташтыру, төрле хәлләрдә калганнарга ярдәм итү дә безнең өстә иде бит. Телеграфистка булып эшли башлагач, эшемнең аеруча авыр булуын аңладым. Берьюлы физик эш янына клиентлар белән яхшы мөнәсәбәттә булып, һәр абонемент белән ягымлы аралашу да, комутаторда янган кызыл утлы сигналга иң беренче җавап бирү дә өстәлде. Алдыбыздагы зур-зур җиһазлардан килгән сигналларны алып, авыр рычагларны кирәкле линиягә тиз арада тоташтыру бик авыр булса да түздек, тырыштык, эштән куркып тормадык. Мин телеграфка эшкә кайтканда морзе аппараты урынына СТС җиһазы урнаштырылган иде инде. Бу аппартта эшләргә өйрәнү өчен Уфада махсус курслар бетеп кайттым. Эшемне яратып башкардым, тәүлек буена аякта басып чыккан төннәребез дә бар иде. Булачак тормыш иптәшемне дә шушы эшем буенча очраттым, – ди әңгәмәдәшем.
Бәләкәй Бадрак егете Ринафның радиоэлемтәдә эшләгән вакыты була. Көн дә кичен телеграфка районның радиоэлемтә эшен тапшыра торган булганнар. Альфера апа дежурда чакта Ринаф ага эшен тапшыру өчен дәшә һәм икесе дә телефон чыбыгының ике ягында булуларына карамастан бер-берсе белән аралашып китеп, очрашып, күп тә үтми кавышып куялар. Борайда матур итеп йорт салып чыгалар. Эштә уңган кеше өендә дә тик тормый бит инде ул. Фазлытдиновлар икесе дә тырышлыклары, уңгалыклары аркасында матур тормыш көтәләр. Абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Ә иң мөһиме, өч кызга гомер бүләк итеп, аларны матур тормыш юлына бастыралар.
Бүгенге көндә язмам герое сыңар канатлы булса да, ул балалары белән бик бәхетле. Кызлары чиратлап әниләре янына төп йортка кайтып, хуҗалык эшләрендә ярдәмләшәләр. Әни кеше өчен бу иң олы бәхет бит инде. Ул үзе дә кул кушырып утыра торганнардан түгел. Олы яшьтә булуына карамастан, тәрәзә төбе тутырып гөлләр үстерә. Ә өй эчен һәрвакыт кунак көткән кебек тота. Аның өстәвенә 91 яшьлек апасы Заһидә дә аның тәрбиясендә. Болардан тыш хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы элемтә узелының ветераннар советы рәисе Дәрбис Таҗетдинов белән мәктәпләргә барып укучылар белән очрашулар оештыралар. Укучыларга үзләренең сугыш чорында узган балачак еллары турында сөйлиләр. Һәм дә инде элемтә узелының тарихы, эш чорлары турында да хәбәрдар итә-ләр. Олы яшьтә булсалар да, беркайчан да төшенкелеккә бирешми, алга карап яши алар.
Альфера апа дөнья-ның ямен, тәмен татып яши белә торган кеше. Ихатадагы көндәлек мә-шәкатьләрдән тыш, гәзит-журналлар укырга ярата. Аеруча район гәите “Алга”ның тугры дусты. Кырык елдан артык районка сулышы белән яши.
– “Алга”бызны бик яратам, андагы мәкалә-ләрдән рухи азык алам. Подписка чоры җитү белән иң беренче “Алга”га язылам. Гәзит аша бик күп мәгълүматлар туплыйм, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас