Җәмгыять
10 декабрь 2025, 10:40

Ак әби үзе үстергән “агачның” татлы җимешләрен татый

Аларның балачагы булмый. Аны сугыш ала. Алар уйнап та туймыйлар, укып та бетерә алмыйлар. Үзләре өчен дә, фронттагылар өчен дә үзләрен аямый эшләргә туры килә аларга. Шәһәр балалары станоклар артына баса, колхозда кулдан килгәннең барысын да эшли алар: җирен дә сөрәләр, чәчәләр дә, утауга да йөриләр. Ачлыгына да түзәләр. Кайвакыт хәтта фронт-тагыдан да кыенрак була, солдатка сохари белән шулпа котелогы эләгеп тора. Җитмәсә, өс һәм аяк киемнәренә дә кытлык. Сугыш балалары хәзерге көндә әзәйгәннән-әзәя бара. Шуларның берсе Яңа Карагыш авылында туып-үскән Дания Йосыпова.

Ак әби үзе үстергән “агачның” татлы җимешләрен татыйАк әби үзе үстергән “агачның” татлы җимешләрен татый
Ак әби үзе үстергән “агачның” татлы җимешләрен татый

Бәләкәйдән үк тор-мышның ачысын-төчесен тоеп, тормыш михнәт-ләрен үз иңендә тоеп, авыр язмыш кичергән кеше ул. Әтисе Сәр-вәртдинне сугышка озаткач, Дания әнисе белән кала.
– Әтием сугышка кит-кәндә миңа нибары җиде генә яшь иде. Әтине озату минем күңелемдә бик куркыныч күренеш булып уелып калды. Аннары инде төннәр буена йокламый әниебезнең хәбәр көтүләре, ишек шакыган саен дерт итеп сискәнеп китүләре йөрәк ярасы булып калды. Мин үзебезнең авылда башлангыч белем алдым, аннары инде күрше Даутлар мәктәбендә укуымны дәвам иттем. Әни безне бөтен эшкә дә өйрәтеп үстерде. Аның белән басуга утауга йөрүләрем бүгенгедәй хәтердә. Сугыш вакытында тормыш бик авыр иде. Өйне салам ягып җылыта идек. Саламның күпме генә җылысы чыга инде, тәрәзәләр һәрчак боз белән капланган була иде. Алабутасы да, башкасы да калмады – әни нәрсә тапкан, шуның белән туендырган. Черек бәрәңге эзләүләрне, бәләкәй булсам да, яхшы хәтерлим. Үзебезнең бакчада беткәч, кеше бакчаларыннан эзли идек. Аннан әни кәлҗемә пешерә. Җәйгә чыксак, үлән ашап көн күрдек. Без күргәннәрне киләсе буыннарга күрергә язмасын, – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйли Дания әби.
Җиде класс белем алгач, ул үзенең хезмәт юлын элеккеге “Волга” колхозында дуңгызчылык фермасында башлап җибәрә. Яшь кыз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Берничә ел эшләгәннән соң әлеге колхозда төрле эшләрдә хезмәтен сала. Уңган, чырыш кызга биредә механизатор булып эшләүче Сәхипгәрәй күз ата. Яшьләр арасында дуслык хисе мәхәббәткә әверелә. 1957 елда алар гаилә корып, Свердловск шәһәренә эшкә чыгып китәләр. Гаилә башлыгы шахтер булып эшкә урнаша. Ә Дания Сәрвәртдин кызы беренче баласына узып, декрет ялында утыра. Бер-бер артлы Кәрим белән Альберт туа. Аннары инде Йосыповлар гаиләсе туган авылларына кайтып төпләнергә карар кылалар. Яңа Карагышта матур йорт салып чыгып, авыл тормышында кайнап яши башлыйлар. Янә дә өч уллары дөньяга аваз сала. Биш улларын да укытып, үзаллы тормыш юлына бастыралар. Балалар үсеп, туган нигездән таралышып беткәч кенә гаилә башлыгы Сәхипгәрәй бакыйлыкка күчә. Дания әби ялгыз кала. Тәүдә туган йортның ишеген бикләмим дип берничә ел ялгызы яшәсә дә, олыгая барган саен авыл тормышында яшәү авырлаша бара. Авылда да кеше саны кимеп, бик күп йортларның ишекләренә йозак эленә. Шуңа да Дания әбине уллары үзләренең тәрбиясенә алып китәләр. Гомер дигәнең аккан су кебек, үтеп тә киткән. Бүгенге көндә улы Рәүфәт, килене Миләүшә тәрбиясендә гомер кичерүче Дания әбекәй тормышына шөкерана кылып, үзе үстергән “агачның” татлы җимешләрен татый. Дания әби белән без дүртенче улы Әнәс һәм килене Фираяда кунакта чакта очраштык. Әңгәмәдәшем 90 яшен тутыруына карамастан, үз аягында йөри, зиһенле, минем белән аралашканда үзенең балачак, үсмер чактагы елларын тәфсилләп сөйләде. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары да әниләре, дәү әниләре өчен җан атып торалар. Сугыш чоры баласы булса да, Дания әби үзендә кәефен күтәрерлек көч тапкан. Чөнки дөнья белән килгән кайгы алдында югалып калмыйча, кешеләр бер-берсенә теләктәшлек күр-сәтеп, ярдәмләшеп яши белгәннәр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас