

Социаль челтəрлəрдə күпчелек аккаунтларга мошенниклар ия була, алар чит исемнəн эш итеп, аккаунт хуҗасының танышлары арасыннан, акчаларны ялган сəбəп белəн күчерүне сорап, хəбəрлəр җибəрə. Мондый хəбəрлəрне алган очракта шəхсəн яки аккаунт хуҗасы белəн телефоннан шалтырату юлы белəн элемтəгə керергə һəм əлеге үтенечнең җинаятьчелəргə түгел, ə аларга адресланган булуына инанырга кирəк.
Шуңа бəйле рəвештə «Интернет» челтəрендə үз-үзеңне хəвефсез тоту кагыйдəлəрен үтəргə, аккаунтлардан һəм шəхси кабинетлардан парольлəрне сер итеп сакларга, аларның катлаулырак вариантларын кулланырга, социаль челтəрлəрдə ккаунтларны шəхси мəгълүмат белəн баетуга юл куймаска, чит кешелəрнең абруена, намусына, шəхси һəм гаилə серенə башкача нык кагылырга мөмкин.
Соңгы вакытта Дəүлəт хезмəтлəре аккаунтларын һəм башка популяр сервисларны вату очраклары ешайды. Дəүлəт хезмəтлəре порталында чит кешенең хисап язмасына керү өчен мошенниклар лемтə операторы яки порталның үз хезмəткəре ыяфəтендə корбанга шалтыраталар һəм төрле сылтаулар белəн сайтка керү өчен кирəкле СМС-кодны атауны сорыйлар. Шуннан соң хуҗасы үз аккаунтына керү мөмкинлеген югалта, ə алдакчылар кеше турында барлык конфиденциаль мəгълүматны, шəхси документлар номерларын һəм банк мəгълүматларын белə, шулай ук аның электрон имзасын алырга мөмкиннəр. Боларның барысы да алдагы мошенниклык схемаларында кулланылырга мөмкин.
Җинаятьчелəрнең шəхси мəгълүматларыгызны урларга тырышуларының берничə билгесе бар: пароль алыштыру турында кинəт хəбəр, сиздерми генə сезнең исемнəн җибəрелгəн хатлар, теге яки бу аккаунтка кереп булмау.
Моның өчен социаль челтəрлəрнең, мессенджерларның һəм башка сервисларның актив кулланучыларына һəр 2-3 ай саен даими рəвештə парольлəрне яңартырга, шикле кушымталарны йөклəмəскə, ышаныч тудырмый торган һəм рəсми сайтларга алып бармый торган сылтамалар буенча күчмəскə, социаль челтəрлəрдə спам-рассылкаларга җавап бирмəскə кирəк.
Диларə ЗƏЙДУЛЛИНА, район эчке эшлəр бүлегенең сорау алу төркеме начальнигы, полиция капитаны.