

Ел саен бишенче декабрьдә Русиядә ил Президентының 2017 елның 27 ноябрендәге 572 номерлы Указы белән билгеләнгән ирекмәннәр (Волонтерлар) көне билгеләп үтелә. Асылда иреклеләр, яки бүгенгечә әйтсәк, волонтерлар хәрәкәте гражданнарның түләүсез нигездә социаль яктан мөһим булган проектларны тормышка ашыруда ярдәм итүенә нигезләнә. Бу хәрәкәт тормышның төрле өлкәләрен үз эченә ала һәм гражданлык җәмгыятенең мөһим өлеше булып тора.
Үткән атнада М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында “Хәвефсезлек пульсы” девизы астында иреклеләр һәм волонтер көненә багышланган чара узды.
Анда “Хәвефсезлек мәктәбе” Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Надежда Ершова, Башкортстан Республикасының, Кострома һәм Беслан шәһәрләренең төрле иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Кунаклар өчен мобиль отряд эшенең бай күргәзмәсе, аларның эш урыннары тәкъдим ителде һәм иң мавыктыргычы – Бесландагы фаҗигагә багышланган күргәзмә булды.
Бу вакыйгага Борай районының мобиль отряды вәкилләре дә чакырылды һәм бүләкләнде. Районның урындагы бүлекчә җитәкчесе булып Раил Хаҗиев тора.
Сәхнәдән волонтерлык хәрәкәтенә катнашы булган һәркемгә рәхмәт сүзләре яңгырады һәм республикабызның иң актив волонтерларына лаеклы бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Борай авылының беренче урта мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Камил Хаҗиев та бар иде. Тормыш иминлеге культурасын формалаштыру буенча актив эшчәнлеге, яшь буынны патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләве өчен Камил Рәхмәт хатына һәм “Хәвефсезлек мәктәбе отличнигы” билгесенә ия була.
Унбер генә яшьлек Камилнең кешеләргә ярдәм итү теләге зур. Кечкенәдән үк ул туризм белән мавыга, ел саен Борай районы территориясендә “Хәвефсезлек мәктәбе”нең муниципаль, республика ярышларында катнаша. Мобиль отрядта инде биш ел тора. Укуында да алда бара, педагоглар аның турында яхшы сүзләр генә әйтәләр.
– Минем волонтер булуым әтиемнең кайчандыр 72нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә янгын сүндерүче булып эшләве, аның ничек эшләгәнен, кешеләргә ярдәм итүен күреп үскәннән килә. Әгәр дә минем ярдәмем бер кешегә генә булса да файда китерсә, бу минем өчен зур шатлык, – ди Камил үзе.
Өлкән волонтерлар да Камил чын патриот һәм аларның “Хәвефсезлек мәктәбе” Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәтенең Борай районының мобиль отрядының тулы канлы катнашучысы дип саный. “Безнең Камил хезмәткә бик җаваплы карый. Ул безнең белән беррәттән кешеләргә ярдәм итүдә зур өлеш кертә”, – дип ассызыкладылар алар.
Белгәнебезчә, миллионлаган кешеләр яхшылык эшли һәм аның өчен бернәрсә сорамый. Моның белән үзенә канәгатьләнү ала, кемдер алдында торган бурычын түли. Камил дә шундыйлардан.
– Без иренмәскә, игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз-якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим-мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда, юмартлык күрсәтергә тиешбез, – дип сүзен тәмамлады Камил Хаҗиев.