– Волонтерлар төрле мөһим проектларда катнашып, вакытлары белән санашмыйлар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузалар. Бар күңелләрен, тырышлыкларын куеп, җаваплылык белән волонтерлык эшен алып баралар. Җәмгыятькә файдалы булып, бу дөньяны яхшырак итәргә омтылалар.
Районыбызда иң элек волонтерлык эше коронавирус вакытында башланды. Коронавирусның аеруча өлкәннәр өчен куркыныч булуын истә тотып, аларга өйләреннән чыгып йөрмәскә киңәш ителгән иде. Үзизоляция вакытында районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләрен кайгыртуны ирекле ярдәмчеләр үз өстенә алып, аларның өйләренә азык-төлек, дарулар һәм беренчел кирәк-яраклар китереп йөрделәр. Шулай ук ел саен безнең район территорияләрен төзекләндерү өчен тавыш җыюда волонтерлар нык актив катнаша.
Махсус хәрби операция башланганның беренче көненнән бирле волонтерлар солдатларга, аларның якыннарына ныклы терәк. Алар егетләребезгә гуманитар ярдәм җыюда зур өлеш кертәләр. Шулай ук маскировкалау челтәрләре махсус хәрби операция зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, борайлылар күп көч салалар. Монда бөтен районны да волонтерлар дисәк дә була инде хәзер. Гомумән, илнең мәрхәмәтле кешеләре солдатларыбызга зур ярдәм итә.
Форсаттан файдаланып, бәйрәмнәре уңаеннан иреклеләргә игелекле гамәлләре, актив гражданлык позицияләре, хәрәкәтчәнлек һәм кешелеклелек традицияләренә омтылганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм, сәламәтлек, иминлек һәм барлык башлангычларыгызда зур уңышлар телим. Районыбызда игелекле эшләр башкаручылар саны артсын, волонтерлык эшчәнлеге нәтиҗәле булсын, – дип сөйләде үз чыгышында Гемир Хаҗетдин улы.