Җәмгыять
2 декабрь 2025, 09:30

Бергә без күбрәк булдыра алабыз

Бүген, 2 декабрь көнне, халыкара инвалидлар көне уңаеннан район үзәк китапханәсендә “Бергә без күбрәк булдыра алабыз” дип аталган чара үтте.

Бергә без күбрәк булдыра алабызБергә без күбрәк булдыра алабыз
Бергә без күбрәк булдыра алабыз

 Мөмкинлекләре чикле китап укучылар белән эшләү үзәгенең әйдәүче китапханәчесе Диларә Нурова чараны күңелгә үтеп керерлек итеп алып барды. Аннары сүзне район биләмәара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәвил Әхмәтов алды. Ул үз чыгышында иң беренче сабыр күңелле, балалары өчен җан атып торучы әниләрне котлады. Аннары сәламәтлекләре чикле булган балаларның ныклы, чыдам булуларына һәм тормышны яратып яшәүләренә басым ясады. Киләчәктә дә бергә булып, шушы матур, якты бинада очрашырга насыйп булуын теләде. Тормыш сынавына дучар булганнарның күңелен  авыл китапханәсе хезмәткәрләре үзләренең җыр-моңнары, дәртле биюләре белән күтәрделәр.

Чараның икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас