Җәмгыять
28 ноябрь 2025, 09:09

Ул ике кеше гомере өчен җавап бирә

Әни, әнкәй, инәй, әнием. Һәрбер телдә иң назлы, иң ягымлы, иң җылы сүзләр болар.

Ул ике кеше гомере өчен җавап бирәУл ике кеше гомере өчен җавап бирә
Ул ике кеше гомере өчен җавап бирә

Чөнки аның белән сине якты дөньяга китергән кешене атыйлар. Ә бу кеше – күзләреңә карап күңелеңне аңлаучы, салкыннарда җылытучы, борчылганда юатучы, һәрвакыт синең яныңда сакларга-якларга әзер булып торучы җирдәге фәрештәң. Бүген минем әни булу зур бәхетен, сөенечен татырга ярдәм итүче һөнәр иясе – үзем бик хөрмәт иткән кешем, акушер-гинеколог Лилия Эльмир кызы Хәйртдинова турында язасым килә.

Акушерларның миссиясе бик зур – яңа тормыш барлыкка килүгә ярдәм итү, аны үз кулларыңа алу. Нәкъ менә аларның осталыгына, белемнәренә һәм тәҗрибәсенә еш кына һәр бала табучы ананың һәм һәр баланың сәламәтлеге, ә кайвакыт хәтта аларның гомере дә бәйле. Никадәр җаваплылык, тәвәккәллек таләп итә бу хезмәт.

Лилия Каратамак авылында дөньяга килгән. Биредә башлангыч мәктәпне тәмамлап, күрше Кушманак авылы мәктәбендә җиде ел укый. Бәләкәйдән спортны үз итә кыз бала, бер спорт чарасыннан да читтә калмый ул. Чаңгы, волейбол, баскетбол, спорт ориентирлашу буенча ярышларда катнашып, беренче урыннарны яулый. Лилия мәктәптә укыган вакытта бик яратып биология белән химия фәннәрен үзләштерә. Төпле белем биргән Кушманак, Каратамак мәктәп укытучыларына бик рәхмәтле ул. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Лилиянең беренче укытучысы – үзенең әнисе Наҗия Закирова. Кулына өлгерлек аттестатын алган кыз Уфага Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керә. Анда алты ел, аннары Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә бер ел интернатурада белем ала. Лилия Эльмир кызы хезмәт юлын Борай дәваханәсендә башлый. Бер ел биредә тәҗрибә туплап, Нефтекама шәһәренә юллана, аннары инде “Земство табибы” программасы нигезендә янә Борай дәваханәсенә эшкә кайта.

Ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз дигән сорауга: “Бәлә-кәйдән табиб булырга хыялландым. Авылда өмә үтә икән, мин анда катнаштым. Хайваннарның, кошларның эчке төзелешен шунда карап өйрәндем. Үземнең беренче мини операцияләрне тычканнарда, бакаларда үткәрә идем. Университетта укыган вакытта шул алган белемнәрем миңа бик ярдәм итте.

Шулай ук гаиләдә дә медицина белән бәйле кешеләр бар. Минем карт картәтием ветеринар табибы булган. Сугыштан соң туган авылына каткан, тирә-як авыл халкын да дәвалаган ул. Бик белемле булган. Аның ике туган апасы Әнүзә – хирург.

Элек бит бәбиләрне өйдә таптырганнар. Карт картәниләрем дә кендекче әбиләр булган. Шуңа мин очраклы гына түгел бу һөнәрдә”, – дип җаваплады Лилия Эльмир кызы.
Лилия – үзе дә әни кеше, күптән түгел ике улдан соң кызы дөньяга аваз салып, ул күпбалалы әни булу бәхетенә иреште. Декрет ялында булса да, бар яклап үсәргә, медицина өлкәсендәге соңгы яңалыклардан хәбәрдар булырга, яңа белемнәр алырга тырыша.

– Хатын-кызның билгеләнеше – кешелек нәселен дәвам итү. Дөньяга яңа кешенең туу мизгелләрен, әниләренең шатлыклы яшьләрен, сабыйның кычкыруын сүз белән генә әйтеп булмый торган чын бәхет атмосферасын хәтеремдә саклыйм. Яңа туган балаларны яратмасаң, бу эштә эшләп булмый. Алар бит Аллаһының бүләге, бер гөнаһсыз фәрештәләр. Аларның һәрберсе үзенә бер, һәркайсының үз холкы, тавыш интонациясе.
Сабыйның дөньяга килүе, минемчә, зур могҗиза. Һәрбер хатын-кызга чын күңелемнән шул бәхетне татырга, әни булырга теләп йөргән һәр гүзәл затка теләкләренең кабул булуын телим, – ди Лилия Хәйртдинова.
Минем өчен табибның артык сүзләр һәм хис-кичерешләрдән башка хәлне төгәл аңлатуы мөһим. Лилия Эльмир кызы – нәкъ менә шундый белгеч, үз эшенең чын профессионалы. Үз эшенә бик җаваплы, барлык пациентларга хөрмәт белән караган табибка мин бик рәхмәтле.

Автор:Загина Ибатуллина
Читайте нас